Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Кайсы җирдән, кайсы туфрактан син?..

Уңган инде безнең татар кызлары!

Менә танылган гимнастка Ләйсән Утяшеваны гына алыйк ‒ ире Павел Воляга берсеннән-берсе тәмле ашлар, шул исәптән татар халык ашлары пешереп торамы ‒ тора! (Татар хатын-кызлары бар яктан да булдыклы). Павел сәхнәгә чыгып урыс сүзләренең чыгышын татардан икәне турында уенын-чынын кушып сөйлиме ‒ сөйли, хатынының милләтенә карата хөрмәт уятамы ‒ уята. Катнаш никахларга мәдхиядән дә түгел, әмма татарның шул катнаш никахта үз йөзен саклап кала алуы, бөтенләй эреп юкка чыкмавы сөендерә бит. Хатынының исеменә дә, җисеменә дә, татарлыгына да олы хөрмәт белән карагач, Воля да, мәйтәм, үз кешегә әверелде әнә. Ә йолдызлы пар әлегә балалары ‒ Роберт һәм София белән диңгез ярында ял итә әле икән. Көч туплап ятышлары, ди... Ләйсән әлегә купальниктан төшкән фотолары, күпертелгән күкрәкләре турында тәнкыйть дигән кәнфитләр ашый анда... Ну нишлисең инде ‒ анысы да кирәкле шәйдер.

 

Автор: Гөлнара Җәлилова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X