Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Каравон” дусларын җыя

Быел "Каравон" кунакларны Лаеш районының Русское Никольское авылында 26 май көнне кабул итәчәк. Фольклор бәйрәменең үзенчәлекләре турында ТР Министрлар Кабинетында булып узган брифингта ТР мәдәният министры урынбасары И.Әюпова һәм Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Фадеев җиткерде.

Татарстан җирендә узучы "Каравон" рус фольклоры бәйрәме быел 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шуңа да бу юлы бәйрәм тагын да колачлырак булыр дип көтелә.

"Каравон"да катнашырга теләп, бүген Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендәге фольклор коллективларыннан 118 заявка кабул ителгән. Быел фестивальнең төп кунаклары Санкт-Петербургтан "Иван Купала" коллективы булачак. Бәйрәм чаралары кичке сәгать 5 кә кадәр дәвам итәр дип планлаштыра. Юбилей фестивале "Беренче канал"да экраннарга чыгучы "Уйна, гармун!" программасында күрсәтеләчәк.

Бәйрәмдә кунаклар өчен быел да осталар шәһәрчеге эшләячәк. Анда 100 дән артык оста декоратив-гамәли сәнгать һәм башка эшләнмәләр тәкъдим итәчәк. Узган ел ачылган "Каравон" тарихы музееның да экспозицияләрен карау мөмкинлеге тудырылачак.

Фольклорның кереш өлеше ярәшү, өйләнү йоласына багышланачак, фестиваль исә күркәм традиция буенча әйлән-бәйлән белән тәмамланачак.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250