Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Камал театры артистлары Аяз Гыйләҗев исемендәге театр фестивале оештыра

8-11 ноябрь көннәрендә Казанда Аяз Гыйләҗев исемендәге театр фестивале узачак.

Фестивальдә Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән килгән театр коллективларының катнашуы көтелә. Бу хакта Камал театрның Кече залында яңа сезон ачылуга багышланган матбугат очрашуында режиссер Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

"Соңгы вакытта күп кенә театр коллективлары язучы Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен сәхнәләштерә. Халык язучысына багышланган чаралар бик күп уза. Әлеге фестиваль ярдәмендә аның исемен мәңгеләштерергә, яшь буынны бай мирасы белән таныштырырга кирәк. Аяз Гыйләҗевның иҗаты башка халыкларга да яхшы таныш. Бүген дә аның әсәрләре яратып укыла. Шуңа күрә фестивальдә Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән килгән театр коллективлары да катнаша. Хакасия республикасыннан катнашырга теләк белдерделәр. Фестиваль кысаларында Г.Камал театры артистлары Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә" спектаклен күрсәтә", - диде театрның баш режиссеры.

 

Фото:Михаил Захаров

http://www.sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса