Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Илсөя Бәдретдинованы тәнкыйть утына тотканнар

«Авылларга чыккач, мин хәйран күп әйбер күрәм. Утыра анда ауган коймасы төбендә кычытканга баткан исерек - 30-35 яшьлек ыжгырып торган ат кебек ир-ат. Сүгә ул президентларны, моны сүгә, тегене сүгә, бөтенесе начар, ә ул әйбәт икән бит! Эшлисе килгән кешегә эш бар инде ул», - ди Илсөя Бәдретдинова. Интертатның инста тасмасында пәйда булган әлеге язма күпләрне уятып җибәргән. Инста дуслар төрле фикергә бүленеп, җырчыны тәнкыйтьләп атканнар.

«Нигәдер, берсенең дә авылга кайтасы килми. Авылны мактыйлар, шәһәрдә яшиләр... Әйе, эше бар аның, тик, 9-10меңгә гаилә туендырып буламы???»

«Ильсия әйтмәсә, сез бу хакта белми идегезме? Бу күптәнге проблема! Пенсия яшен узган әби - бабайлар эштә утыра, ә свежий белемле яшьләр эшсез интегә, бигрэк авыл жирендэ. Югары белем дипломын кесәгә тыгып, таксида эшләүчеләр шәһәрдә азмы әллә? Ильсия әле күргәнне, барыбыз да күптән күрәбез и беләбез! Тик ни эшләргә? Ничек бу ситуациядән чыгарга? Җавабың нинди, Ильсия?»

«Хай акыл сатарга яраталарда инде. Шәһәрдә яшәп авылларны гаепләп. Авыл кешесе ялкау дип әйтергә телисезме. Эш бар авылда да шәһәрдә дә. Эшлибез дә. Түләү генә юк шул авылда. Шул УК хезмәт өчен шәһәрдә өч тапкыр күбрәк түлиләр. Ачу килмәслекме соң. Әле шәһәрдән кайтып үзегез УК тәмле бәлеш ашаганда ииии сезнең ите дә бәрәңгесе дә үзегезнеке шул дип утырасыз ачу китереп. Шул ит бәрәңгене ашау өчен авыллар бит эштән соң өстәмә бер смена эшли тагын. Ии күрсәтәләр телевизордан мини фермаларны. Күпме хайван асраучыларны. Ә шул хатыннарның бер тапкыр чәч тәрбияләргә тырнак ясарга барганнары бар микән салонга. Көн саен чәч тырнак ясатып инстаграмга элүче җырчыларның да авыл кешесен обсуждать итүенә ачуым килде. Эшли дә ашый да авыл кешесе»

«Эчкән кешене шәһәр дә, авыл да, эш тә айнытмый аны. Нишләп үзең иреңне айныта алмадың соң матур апа. Эше дә, көче дә, байлыгы да бар иде. Ул да тәнкыйтьләргә ярата иде» (Текстлар үзгәртелмичә бирелә)

Әлеге язмалардан күренгәнчә, халык үзен борчыган, җавап таба алмаган сорауларны җырчыга яудырган гына. Хәтта, шәхси тормышына да кагылып үткәннәр. Сораулар күп, бигрәк тә эш мәсьәләсе, эш хакы күпләргә тынгы бирми шул.

Фото: https://tatar-inform.tatar

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса