Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Илсөя Бәдретдиновага сәхнәдә ниләр бүләк итәләр?

Җырчыларга сәхнәдә чәчәк бәйләмнәре генә бүләк итәләр дип уйласагыз, ялгышасыз! Илсөя Бәдретдиновага, мәсәлән, Лениногорскида узган концерт вакытында бер тамашачы сәхнәгә... бер чиләк (!) баскан токмач чыгарган! «Балам, гел юлда йөрисең, үзеңнең токмач басып торырга вакытың да юктыр, дип уйладым», – дип биргән ул апа күчтәнәчен

– Бер чиләк токмач! Егылып китә яздым... Бөгелмә районыннан килгән Нурия апа Кудашева булып чыкты ул, – ди Илсөя. – «Бер атна тырыштым: җәям дә, киптерәм дә кисәм, тагын җәям, тагын кисәм», – диде...

 

Җырчыга тагын нинди көтелмәгән сәер бүләкләр биргәннәре бар икән?

 

Казлар, тавыклар.

 

Казылыклар.

 

«Тере куян! («Сайлап, иң зурысын алып килдек!» – дип, коробкага салып менгергәннәр. «Аны нишләтим? Куянны түгел, үземне карарга да вакыт җитмәгән чаклар бар – урнаштырдым инде», – ди Илсөя.)

 

Банка-банка тозлаган кыяр, помидор. (Боларының, үзе әйтмешли, «чуты-чамасы юк»!)

 

Бәйләгән башмаклар. («Кызык өчен генә санап утырдым, ел буена 27 башмак биргәннәр. Бездә аны «чәпчүри» диләр».)

 

Бәйләгән шәлләр.

 

Кулдан ясаган әйберләр.

 

Кер юуу порошогы. Бер ел элек Азнакай концертында сәхнәгә бер хатын менгезгән аны. 10 килограммлы кап! («Бу нәрсә?» – дип башта шаккаттым, – ди Илсөя. – Аннары гына исемә төште. Шуннан берәр атна элек кенә инстаграмга пост куйган идем. «Өйдә бер грамм порошок калмаган, «гель для душа» белән кер юарга салдым – берәрегезнең юып караганы юкмы?» – дип язган идем. Бу тамашачы, күрәсең, шуны укыган булган!»

 

Күбәләкләр! («Күптән түгел Казанда узган концертымда Гөлназ исемле бер кыз бүләк итте аларны. Тартманы ачып җибәрдем дә, күбәләкләр бөтен залга очтылар. Эре-эреләр! Кызыл, зәңгәр, сары төслеләр! Мин җырлаганда, гел залда очып йөрделәр. Бик матур булды!»)

 

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X