Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Илсөя Бәдретдинова халыкны талаштыра

Безнең халык җырчыларны тәнкыйть утында тотарга ярата инде. Мәсәлән, Илсөя Бәдретдиновага нинди генә сүзләр ишетергә туры килмәгәндер. Ул аларга игътибар итмәскә тырышса да, бер пост язып куйган әле. Аңлавыбызча, ул үзен Россия шоу-бизнесы йолдызы Ольга Бузова белән чагыштыра. «Мин Бузованы беләм. Ул мине белми... Әгәр дә мин берәр көнне Бузованың битенә кереп «Син яшь чагыңда матуррак идең», «Җырлый белмисең»,«Кыланчык», ‒ дип язып куйсам, ул җырлаудан туктап фотолар куймый башлармы икән.

Миңа калса аның исе дә китмәс иде. Шулай булгач, нәрсә дип ана язып утырам инде мин? Жырласын шунда... Ятам да йоклыйм. Тәмле төшләр», дип язган ул инстаграмында. Ул инде аптырап үзенең язылучыларына мөрәҗәгать итә ахры.

Шушы пост астында Илсөяне яклап комментарийлар яза башладылар, мәсәлән, берсе «Эй молодца чукынчык, без сине яратабыз такой, какая ты есть. Бузова чепуха», (авторның орфографиясе сакланды) дип язып куйган. Ә Илсөя үзе комментарийларга гомумән җавап язмый икән: «Исәнмесез. Барлык комментарийларны да укыйм! Ләкин берсенә генә җавап язсам да зууур бәхәскә китә...Элек яза идем. Хәзер укыйм гына. Ә  @nuriya.kudashevo апага килгәндә... Бу аккаунттагы иң төпле, акыллы, изге күңелле апаларнын берсе ул. Барлык комментарийлар өчен дә рәхмәтлемен. Шулай ук сезгә дә...».

Илсөяне шулай ук бу пост өчен дә сүгүчеләр табылды, Россия йолдызлары кебек пост куеп халыкны талаштырып утыруда гаеплиләр. Нәрсә генә эшләсәң дә, халыкка ярап булмый инде.

 

Автор: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X