Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Илсөя Бәдретдинова халыкны шаккаттырган

Тормышта төрле хәлләр була. Тыштан тыныч булып күренгән кешеләрнең дә эчендә нинди «күчтәнәч» ятуын бер караштан гына белеп булмый.

Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова да бу хакта үз фикерен Инстаграм тасмасында җиткерә: «Кырын-пырын сүз әйтсәләр... «Мөдәрисем» уяна... Мин үзем бик тыныч холыклы... Кайвакыт артыгы белән. Аннары, ачу китерерлек берәр сүз ишетәм дә эчемдәге «Мөдәрисем» уяна... Мөдәрисемнең холкы әллә нәрсә түгел...» – дип яза артист.

Илсөя Бәдретдинова үзенең 3 төрле кәеф торышын чагылдырган фотосурәтләр урнаштырган, шуларның өченчесе – Мөдәрис. Ул да булса җырчының ачуы чыкканда уяна торган халәт. Комментарийларда төрле шаяртулар һәм фикерләр яңгырый. Шулар арасына юмор остасы Әбри Хәбриев «Главное, Мөдәристән соң «кәрәтист» уянмасын!» – дип өстәп куйган.

Менә шундый хәлләр.

Тыныч булыгыз, дуслар!

Мөдәрисләрегезне уятмаска тырышыгыз.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм 

http://sahne.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса