Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Илсөя Бәдретдинова: "Аңлатыгыз әле, һич аңламыйм..."

Илсөя Бәдретдинова быел берничә җирдә корбан ашында була. Аны төрле җирдә төрле йола булуы шаккатырган.

«Минем бу постны «нәрсәгә кирәкмәгәнне кашый инде» дип кабул итмәгез. Чынлап та кайбер нәрсәләрне аңламаганга язам. Бик четерекле темага кагылам… Алдан ук әйтәм, беркемне дә үпкәләтергә теләмим.

Берничә җирдә корбан ашында булдым быел. Төрле җирдә төрле йола… Бер ханым өстәлгә куелган кыяр белән помидорга бәйләнде. Имеш ул закуска һәм ул дини бәйрәм өстәленә куелырга тиеш түгел. Икечесе әйтә, мөселманнарга балык ашарга ярамый ди, чөнки ул чалынмаган. Өченчесе әйтә, өстәлдә бөтен нәрсә хәләл кибеттән алынган булырга тиеш, ди. Гомумән, аңлатыгыз әле мин җүләргә, хәләл кибеттән алган күкәй белән, базардан алган күкәй арасында нинди аерма бар? Менә уйлап утырам: безнең тавыклар хәләл күкәй саламы икән ул? Чөнки әтәчне керәшен Гена бабайдан сатып алдык… Ә нинди була ул хәләл туңдырма? Аннан аңламыйм: хәзер хәләл каш ясау модага керде. Җонны йолку ярамый. Бу тәндәге бөтен җонга да кагыламы? Тырнакны буярга ярамый, ә битне ярый… Анламыйм бит… Биттәге җыерчыкларны укол ярдәмендә тигезләргә ярамый, чөнки бу «Аллаһының биргәненә каршы килү» дип санала икән. Миңа шулай аңлаттылар. Ә нигә тешне яматырга ярый? Чересен шунда… Хәтта эт күтәреп фотога төшкән өчен дә эләкте үземә…

…Мин чын күңелемнән Аллаһының барлыгына, берлегенә ышанам! Кулымнан килгәнчә, белгәнемне укыйм. Ышанган, чынлап та акыллы диндәге кешеләрне бик нык хөрмәт итәм. Ләкин соңгы вакытта Коръәнгә обновленияләр киләме соң…аңламыйм… Аңлатыгыз әле…» — дип ялвара җырчы үзенең инстаграмында.

Фото: скриншот Инстаграм

https://kiziltan.rbsmi.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса