Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Җиңүләрне көзен саныйлар

Әлмәт музыка көллиятендә дөнья фестивальләре һәм бәйгеләре буенча җәйге десантка нәтиҗәләр ясадылар. 7 сентябрь көнне аларны журналистлар белән булып узган матбугат конференциясендә җиткерделәр.

Музыка көллияте студентлары һәм педагоглары безне җиңүләр белән сөендереп торалар, быелгы җәйнең уңышлары тагы да искиткеч. Әлмәт музыка көллияте директоры Гүзәл Еремеева тарафыннан иҗади проект булдырылып, "Мастер-класс" (Мәскәү шәһәре) иҗат мәктәбе һәм "Зенит" банкы ярдәмендә көллият студентлары һәм музыка мәктәпләре укучылары өчен Болгариядәге "Фольклор без границ" Халыкара бәйге-фестивалендә катнашу мөмкинлеге тудырылган.

"Лаеклы йөреп кайттылар", - дип билгеләде аларның чыгышларын Гүзәл Еремеева. Беренче дәрәҗә лауреат булып 2 нче курс студенты Мария Тугушева (аккордеон), 1 нче музыка мәктәбе укучысы Александр Дыренков (аккордеон), Мария Тугушева, Резеда Сәитова, Нәфисә Фәттаховадан торган "Рәйхан" аккордеончылар триосы, көллият укытучысы Ольга Бессолицина (балалайка) һәм Альбина Мингуловадан (аккордеон) торган "Кадриль" дуэты танылган. "Жаворонушки" вокаль ансамбле (җитәкчесе Марина Галкина) икенче дәрәҗә лауреат исеменә ирешкән, 1 нче балалар сәнгать мәктәбе Раилә Гыйниятуллина һәм көллиятнең музыка студиясендә шөгыльләнүче Тимур Максутов өченче урынны яулаганнар. Бәйге дипломнарына 2 нче музыка мәктәбе укучысы Олег Жупило, көллиятнең музыка студиясендә шөгыльләнүче Роман Тумановлар лаек булган. Аккордеончыларның барысы да музыка көллияте педагогы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Еремеевның укучылары.

Әлфия Шиһапова укучылары Надежда Петрова һәм Алина Пономарева (фортепиано) Испаниядәге "Легенда Средиземноморья" бәйгесендә төрле номинацияләрдә беренче урын алганнар. Италиядәге Генуе шәһәрендә узган халыкара вокалчылар бәйгесеннән көллиятнең вокал бүлекчәсе укытучысы Людмила Шатунова җиңүче булып кайткан.

Журналистлар җиңүләрнең ничек яулануы турында да кызыксынды. "Авыр, - диде Надя Петрова. - Барысы өчен дә җәйге яллар башланды, ә без бәйгеләргә әзерләндек. Әлфия Мөнировна ярдәме белән безгә Ллорет де Мар шәһәрендә гала-концертта катнашу мөмкинлеге бирелде".

Музыкантлар хис-кичерешләре белән дә уртаклашты. Алина Пономареваны испанлыларның дустанә мөнәсәбәттә булулары шаккаттырган: "Бер-берсе белән таныш кешеләр кебек исәнләшәләр". "Жаворонушки" кызларына Кара диңгез, Болгария һәм җирле ашханә ошаган.

"Кадриль" дуэтына авыр шартларда ярышырга туры килгән: беренчедән, көндәшләр бик күп булган, икенчедән, урамда уйнарга туры килгән (безнең балалайка - чит ил кешеләре өчен экзотика, шуңа да кызларга кызыксынуның никадәр булуын күз алдына китерәсезме?). Әмма Ольга белән Альбина үзләрен кулга алган һәм жюрины әсир иткән. Чыгышлары тәмамлангач, жюри аларны басып алкышлаган. Нәтиҗәдә дуэт беренче дәрәҗә лауреат кына булып калмаган, ә махсус бүләк тә алган - Болгария консерваториясе профессоры безнең музыкантларны бик озак котлаган...

- Әлбәттә, музыка коралларына мәхәббәттән һәм тырышлыктан башка мондый нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Безнең балалар әнә шундыйлардан. Музыка тәрбияли һәм тормышка башка күзлектән карарга мәҗбүр итә, - дип аңлатты Владимир Еремеев һәм мондый укучылар белән эшләүнең рәхәт икәнлеген билгеләде. Алар укытучыны бер сүздән аңлый.

Л.Седельникова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250