Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәлнең зур туган көн концерты: Мәскәү йолдызы, Рамазановлардан мунча себеркесе, Илсөядән – сарык! [фото-видео]

8 гыйнвар Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың туган көне булды. Җырчы гомер бәйрәмен сәхнәдә үткәрүне күркәм традициягә кертте: быел да ул туган көнен яраткан тамашачысы белән бергә Казанның “Пирамида” залында гөрләтте.

Тамашачы концерт залына килеп керү белән “ах!” итте! Казан тамашачысының мондый затлы сәхнәне күргәне булдымы икән? Иҗатларына 15 ел тулган Гүзәл белән Илдар сәхнә бизәлешенә акчаларын кызганмаган һәм дөрес эшләгән дә, чөнки беренче тәэсирләр нәкъ менә сәхнәгә күз салудан барлыкка килә. Ул экран, ул утлар дисеңме… Ләкин шаккатырлык нәрсәләр алда булган икән!

Барабан осталары чыгышыннан соң, сәхнәгә кичәнең төп сәбәпчесе Гүзәл Уразова мотоцикл белән чыкты һәм “Красивая, хороший” җырын башкарды. Концертны Гөлназ Сәфәрова белән Искәндәр Хәйруллин алып барды. Сценарийны Гөлназ үзе язган. Алга китеп әйтик, концерт бик җиңел барды, кирәк урында юморы да, җитди сөйләме дә һәм хәтта шигырьләр дә булды.

Концерт бик эмоциональ рухта башланып китте. Гомумән, беренче бүлектә күңелгә үтеп керердәй мизгелләр күп булды. Гүзәлнең тулы гаиләсе белән “Балаларым” җырын башкаруы, кызларының чыгышы, ике як әти-әнисенең сәхнәдә уен коралларында уйнавы, җырлавы йөрәкләргә май булып ятты.

Ә хәзер шаккатырган сюрпризлар турында бәян итик. Гүзәлне туган көне белән котларга Мәскәү йолдызы Согдиана килгән иде. Бер җыр башкарганнан соң, Согдиана белән Гүзәл “Нигә генә?” җырын дуэт итеп җырлады. Дөрес, Согдиана җырның русча тәрҗемәсен башкарды. Татарчалы-русчалы җырны халык яратты, җылы кабул итте.

“Согдиана белән берничә ел таныш без, үзара дустанә мөнәсәбәтләрдә. Мине котларга килергә теләвен әйткәч, бик сөендем!” – диде җырчы. Гүзәл үзе дә Согдианадан кимен куймады, рус телендә җыр җырлады. Анысын да ошаттылар, кире очракта концерттан соң “җырның исеме ничек?” дип аптыратмаслар иде.

Гүзәл “мине башка яктан ачарсыз” дигән иде. Экран аша гына булса да Гүзәлнең икенче стильдә рэп җырлаганын күрдек. Шул ук вакытта ул фортепианога кушылып (маэстро Муса Маликов) халык җәүһәрләрен дә башкарды. Ни дисәгез дә, соңгысы аңа күбрәк килешә. Гүзәл халык җырлары аша бөтен мөмкинлекләрен ачып сала, аны сәгатьләр буе тыңлыйсы килә.

 

Ә инде икенче бүлектә Гүзәлне татар эстрадасының популяр артистлары Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Зинирә һәм Ризат Рамазановлар, Гүзәл Әхмәтова котлап икешәр җыр җырлады. Ә иң кызыгы: башка артистларның котлаулары экран аша күрсәтелде һәм алар арасында Гүзәл белән авторлык хокуклары аркасында бәхәс куптарган Элвин Грей да бар иде. Кемдер “дуслашканнар” дип җиңел сулап куйды, кемдер “Радикның котлавы нәрсәгә Гүзәлгә?” диде. Ләкин эшнең нидә икәнен аңламаучылар да булды.

“Гүзәлгә нәрсәләр бүләк иттеләр соң?” дисезме? Бигрәк тә сөекле ире Илдарның бүләге белән кызыксынучылар күп булды. Бу сорауны Илдарның үзенә бирдек. “Иң зур бүләк – үзем! Гүзәлгә онытылмас төн бүләк итәчәкмен!” – диде ул уенын-чынын бергә кушып. Ә сәхнәдә ул Гүзәленә аның яраткан чәчкәләрен – бер кочак ак розалар бүләк итте. Гомумән, җырчыга чәчәкләр бик күп бүләк ителде. Тамашачылар арасында ерак Себер якларыннан килүчеләр дә бар иде.

Бүләк дигәннән, кайбер артистларның бүләкләрен әйтми мөмкин түгел. Мәсәлән, Зинирә белән Ризат “Гүзәл турында интернетта күп укыдык, мунча ярата икән” дип мунча себеркесе, ә Илсөя “ашыйсы килгән, ләкин ашарга пешерәсе килмәгән чакта пешкән сарык китерерләр” дип сарыкка “заказ” бирүен әйтте. Гүзәл шаяртып: “Менә бүген кунакларым күп, бүген китерсеннәр!” – диде. Ә бүләкләрне Гүзәл үзе дә бирде: тамашачылар арасында лоторея уйнатылды.

Концерт ахырында сәхнәгә өч катлы бәйрәм торты чыкты. Тамашачы Гүзәл өчен чын күңелдән сөенеп, тамашаны ошатып кайтып китте. Тискәре фикер әйтүчеләр ишетелмәде, һәрхәлдә безгә андыйлар очрамады. Чынлап та, бу концерт Мәскәү дәрәҗәсендә узды диясе килә. Ничектер күңел сөенде, зур ләззәтләнү хисе кичерде! Әлбәттә, бу – Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның зур тырышлыгы, хезмәте. Ә бездән теләк шул: шушы рухта иҗат итүне дәвам итәргә, тагын да зур үрләргә ирешергә! Туган көн котлы булсын!

Концертның тулы видеосы Гүзәлнең рәсми YouTube каналында. Алар беренче булып концертларын онлайн күрсәтте.

 

Рөстәм Исхакый фото-видеолары

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса