Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәлем: «Балалар да, карьера да түгел, беренче урында ир булырга тиеш»

Инстаграм көннән-көн популярлык яулый. Татар эстрадасы җырчыларының бар яңалыкларын да анда күзәтеп барырга була. Шушы көннәрдә җырчы Гүзәлем ире Салават Миңнеханов белән төшкән фото астына кызыклы сүзләр язган. Һәм "Сез килешәсезме?" - дип сораган.


"Гаиләдәге иң зур хата - хатын-кызның тормыш приоритетларын дөрес куймау. Беренче урынга ире буласы урынга, алар балаларны, карьераны, өйне куя. Моңа мисаллар күп: хатын-кыз өйдән чыкканда, матурланам дип, озак әзерләнә: прическа, макияж ясый, кием һәм бизәнгечләрне озак сайлый... Ә өйгә кайткач, туфлиен гади тапочкига, күлмәген халатка алыштыра һәм макияжын шундук юа. Ә бит ирләр, аның өчен түгел, ә башкалар өчен тырышканыңны күрә. Шуннан соң, ул сезнең өчен тырышырмы соң?" - дип язып куйган.

Әлбәттә, бу сүзләр язылучылар арасында ике төрле фикер тудырган. Кемдер "беренче урында - ир", ди, ә кемдер балалар дигән.

Җырчы Иркә дә үз фикерен язып калдырган: "Ни генә булмасын, балалар иң якыныдыр инде. Әмма бу минем фикер. Иреңне артык нык ярату да шулай ук төрле авырлыклар китерергә мөмкин", - дигән. Ә Рәфинә Ганиуллина: "Лаеклы ир булса, әлбәттә, ул беренче урында!" - дигән.



Тагы бер язылучы кызыклы комментарий калдырган: "Хатын-кыз ир-атны өстенрәк куйган саен, ир-ат моңа ияләшә һәм гаиләдә балалар тугач, хатын-кыз нигәдер начар булып кала, ә ир-ат - хан! Мин иремне бик яратам, әмма аның пешкән аш ашарга өстәл янына утырып кашык биргәнен көтеп утыруы җенемне чыгара", - дигән.

Ә Сез ничек уйлыйсыз? Гаиләдә беренче урында кем булырга тиеш?

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса