Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәл Уразовага ышанырга буламы?

Хәзерге көндә артист халкы реклама ясап та күп акча эшли.

Аларның үз аккаунтларында күп кенә товарларга уңай бәяләмәләр күрергә була. Мәсәлән, Гүзәл Уразова диюгә «Бәрәкәтле» сөт комбинаты күз алдына килә. Гүзәлнең аккаунтында «Бәрәкәтле»нең күп товарлары очрый, радиода шул турыда  җыр җырлый, ул аларның йөзе дисәң дә ялгыш булмас. Белүебезчә, Гүзәлнең ютубта үз аккаунты бар, ул анда берәр ризык рецепты видеосын төшерсә, әлбәттә инде «Бәрәкәтле» продукциясен куллана. Менә инстаграмда да ул кызык сорау биргән, «Сез нинди су эчэсез?», дигән. Гүзәл ниндине эчә дип сорамагыз да, әлбәттә инде «Бәрәкәтле»некен. Чөнки калган маркаларның суларыннан тора торгач ис килә башлый, кайберләре бөтенләй яшелләнә икән. Бу рекламаларга ышанучылар бардыр инде, ләкин Гүзәл Уразова «Бәрәкәтле» продукциясен мактый дип, бөтен кеше дә шуны гына куллана алмый бит инде.

 

Автор: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X