Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәл Уразова яңа һөнәр үзләштерә

Әти-әни булгач күп нәрсәгә яңадан өйрәнергә туры килә.

Балалар кызыксынган әйберләрне дә беренче булып үзеңә үзләштерәсе. Шулай 3 бала әнисе Гүзәл Уразова да үзенең инстаграм челтәрендәге битендә һәрдаим сабыйлары белән кызыклы видеолар урнаштырып тора. Күптән түгел җырчы кечкенә улы һәм кызы белән «Лизун» ясау серләренә төшенү күренеше кергән видео белән уртаклашты. Лизун - бүгенге көн балалары арасында зур популярлык казанган, желе формасындагы уенчык. Популяр җырчы Гүзәл Уразова балалары белән шушы үзенчәлекле уенчыкны үзе ясап карарга булган. Видео астына җырчы: «Эзли торгач таптык без все таки теге Лизунны, аны әле ясыйсы да бар икән! Химия дәресләре искә төште», - дип язып та куйган.

Гүзәл Уразова үзенең мәктәп елларын исенә төшергән арада без дә әлеге видеоны карыйк әле, дуслар!

 

Автор: А.Галимова

http://www.sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса