Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәл Уразова уйнаткан гивкада катнашучы: «Машина һаман килеп җитмәде»

Соңгы арада татар эстрада җырчыларының инстаграмда бүләк уйнатулары популярлашып китте. Күптән түгел генә җырчы Гүзәл Уразова Lada Granta машинасы белән 10 кешегә 1000 литр бензин бүләк иткән иде.

Бензин хуҗалары кулына килеп ирешкәндер, ә менә машина һаман да үз урыныннан кузгалмаган әле. Бу хакта супер призны откан Раилә Ахунова хәбәр итте. «Машина бер-ике атнасыз кайтмас ул. Иртәгә документ белән йөри башлыйбыз. Машинаны бит Тольяттига гариза биреп, заводтан кайткач кына аласы булачак» — диде җиңүче. Сүз уңаеннан, әлеге конкурста барлыгы 27 мең кеше катнашкан, ләкин автомобиль хуҗасы берәү генә. Аны 8 августта туры эфирда Гүзәл Уразова үзе билгеләгән иде.

 

Фото: скриншот инстаграм

tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса