Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәл Уразова концертында “бала-чага көтүе” күрергә теләмиләр

Үзенең социаль челтәрдәге битендә Гүзәл Уразова “Тирәбездә ничек яшәргә кирәклеген шулай күп белгән, әмма үз тормышын тәртипкә салырга булдыра алмаучылар шактый. Башкаларны өйрәтер урынга, үз тормышыгыз белән шөгыльләнү начар булмас иде…”, – дигән юллар язып куйган. “Син ничектер үзгәрдең, элек син яхшырак идең дигән фикергә карашым шундый. Барысына да ярап булмый, һәм кирәкми дә! Минемчә үзгәрергә кирәк, тик яхшы якка гына”, – дип тә өстәгән.

Мондый сүзләр язып укучылары белән уртаклашырга Гүзәл Уразованы нәрсә яисә кем этәргән? Җырчыны кемдер үпкәләткәнме? Әллә берәрсе ачуын чыгарганмы?

Бу постларның дәвамы итеп һәм югарыдагы сорауларга азмы-күпме ачыклык кертепме, Гүзәл кызыклы гына сораштыру үткәрде. “Ничек уйлыйсыз, җырчы җырларга гына тиешме?” ди ул. Төрле фикерләр ишетергә туры килә: җырласын гына, ул бит – җырчы, дигәнне дә, сәхнәдә бүрәнә кебек басып тормасын, бераз хәрәкәтләнсен, дигәнне дә…

Сораштыруда 500дән артык кеше тавыш биргән. Нәтиҗәләр кызыклы. 74 процент кеше “Җырласын һәм биесен!” дип җавап бирә. Берничә фикерне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез:

“Ачуланмагыз, сәхнәдә биегез дә, җырлагыз да, ләкин балаларны күп җыясыз. Без концерт карарга киләбез, бала-чагалар түгел. Мин дә балалар яратам, тик концерт концерт булсын, бала-чага көтүе түгел, гафу итегез”, дип яза Хидая Хәкимова.

Рәфинә Мөхәммәтҗанова “Җырчының биючеләр белән бергә биюен бик яратам. Бик матур күренеш. Гүзәл бүрәнә кебек басып тора белми ул. Бик матур итеп бии” дигән.

Ә менә Гөлшат Вәлиевада артистларның, артык сикерә-сикерә биеп, рәттән дүрт-биш җыр башкарсалар, тере тавышка җырлауларына шик туа башлый икән.

Валерий Давлетов фикеренчә, концертлар һәм чыгышлар нәкъ менә Гүзәлнекечә булырга тиеш. “Биергә дә, җырларга да, шаярырга да: булгач, барысы да булырга тиеш. Кемгә ничектер – безгә ошый” ди ул.

 

Фото:http://Уразова.ру

https://tatar-today.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса