Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәл Уразова ире белән ничек танышкан

«Туган тел» каналының «Сер итеп кенә» тапшыруында Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов белән булган диалогның бер өлешен тәкъдим итәбез:

‒ Гүзәл, син Илдарны беренче күрүдән үк ошаттыңмы? Нинди хисләр кичердең? Әллә инде тора-бара гына хисләр уяндымы?

‒ Мин аңа беренче күрүдән шулхәтле гашыйк булдым. Ул бит мине әле күрмәгән иде. Мин аны ул җырлаган вакытта тамашачы буларак карап утырдым. «Әнкәйләр сабырлыгы» һәм «Исләреңә төшәр бер» дигән җыр җырлады ул. Точно искә төшәр бу, танышасы бар бу егет белән дип уйлап куйган идем. Шулай итеп минем гомерлек юлдашым булып калды.

‒ Илдар, ә син нинди хисләр кичредең?

‒ Мин шатландым. Ник дигәндә, мин аны радиоларда ишетеп кенә белә идем. Аның тавышына, җырларына гашыйк булган идем, үзен күргән юк иде. Менә бит ул, әнә Гүзәл Уразова килә дигәч, чыннан да шул микәнни, дип шаккаттым. Мин аны олырак дип уйлый идем, ул кечкенә генә бер бала-чага булып чыкты. Күрдем дә ‒ гашыйк та булдым. Без шул көнне үк күзгә-күз карашкач та күптән таныш кеше белән күрешкән кебек булды.

 

Автор: Г.Шәрәпова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса