Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәл Уразова: «Гримеркада - кипиш! Нәрсә эшләргә белмибез»

Бөтен кеше легендар җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваны 70 яшьлек юбилее белән котлады.

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов та котлауларга кушылды һәм Хәмдүнә апа белән булган бер кызыклы хәлне искә төшерде.

"Хәмдүнә апа белән булган кызык хәлләр бик күп, чөнки без еш очрашабыз. Шуларның берсен сөйлим әле. «Татар җыры». Сәхнәгә чыгар алдыннан Хәмдүнә апаның туфлиенең үкчәсе сынды. Гримеркада - кипиш! Нәрсә эшләргә белмибез. Шундук үземнең ярты сәгать элек кенә сатып алынган туфлиемне суздым. Аяк киеме үлчәме һәм аның төсе туры килү бик шәп булды! «Татар җыры»ның програмасын үзгәртеп тормадылар, Хәмдүнә апа үз чиратында чыгыш ясады", - дип сөйләде Гүзәл Уразова. 

Алар Хәмдүнә апаны "эпоха" дип саный. "Нинди генә авырлыклар аша үтсә дә, кешелекле, ихлас булып калган шәхес ул. Һәрчак киңәшләрен бирер, сине дә ихтирам итеп тыңлар. Һәрчак дөресен һәм турыга әйтер. Алдашмый, гадел Хәмдүнә апа! Сау-сәламәт булып, сезгә озын-озак еллар тамашачыны сөендереп яшәргә язсын. Без сезне яратабыз, һәрвакыт якын күрәбез", диләр Гүзәл һәм Илдар.   

Фото:скриншот Инстаграм

http://Urazova.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса