Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гөлсириннең сәламәтлеге какшаган

Vagapovfest фестиваленең йолдызы, күпләрнең яраткан җырчысы Гөлсириннең иҗаты, шәхси тормышы белән барыбыз да диярлек кызыксынабыз.

Продюсерының Гөлсирингә атап язылган постыннан соң җанатарлары да тынгылыкларын югалтты. Кемдер нәрсә булды дип сораулар яудырса, икенчеләре изге теләкләрен юллады.

«Борчылма,Гөлсирин, "до свадьбы заживет!"?

Repost @r_fattakhov_

Гөлсирин @gulsik93 белән атаклы табиб Рөстәм Бакиров янында булдык. Җыр- моң яратучы Рөстәм Сәйфуллович - бик күп татар сәнгатькәрләренең якын дусты . Бик күпләргә ярдәм итте һәм итә ул. Заманында Филүс Каһиров @kagirov.filyus белән дә без аның янына килдек, ярдәм итте. Ә Ришат Төхвәтуллин @rishat_thv 5нче курста укыганда, дәүләт имтиханнары алдыннан бөтенләй тавышсыз кала язды. Тагын Бакиров янына килдек. Рөстәм Сәйфуллович, аның хезмәттәшләре Ришатны да бик тиз аякка бастырды. Бик зур рәхмәт Сезгә, Рөстәм Сәйфуллович! Син дә, Гөлсирин, борчылма! Барысы да әйбәт булыр, Алла бирса! До свадьбы заживет! Ә сез, хөрмәтле инстадусларым, матур комментарийларыгыз һәм лайкларыгыз белән Гөлсирингә көч-куәт биреп торыгыз!» - дип яза продюсер Рифат Фаттахов.

«Безнен яраткан Сандугачыбыз! Аллаhы Тәгалә рәхмәтеннән чыгармасын, ярдәменнән ташламасын! Бөтен борчуларың вакытлыча гына булсын!!!! Борчылма, бөтенеседә әйбәт була яныгызда шундый кайгыртучан ярдәмчеле хужагыз булганда!!! Рифат Ахметовичка да нык сәламәтлек hэм барыгызгада унышлар!!» - дип шәрехләгән Гөлсириннең җанатарлары.

Фото:@vagapovfest

Г.Ярмиева

http://sahne.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса