Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гөлназ Сәфәрова нинди диетада утыра?

Инстаграмында Гөлназ Сәфәрова үзенә еш бирелә торган сорауларга җавапларны бастырып чыгарды. Аның җаваплары белән сезне дә таныштырабыз:

  1. Мин иремне үземнең социаль челтәрләрдә күрсәтмим, ул гаилә тормышын анда яктыртуымны теләми, һәм мин аның белән килешәм.
  2. «Татар радиосы»ндагы рекламаларны мин генә тавышландырмыйм инде, гомумән, реклама бирүче кем тавышы белән буласын үзе сайлый.
  3. Казан шәһәре турында бик озак сөйли алам, үземнең яраткан шәһәремне бер шәһәргә дә алыштырмыйм. Казан елдан ел матурлана бара.
  4. Үземнең бит тиресе, чәчләр турында. Елга ике тапкыр курслап Омега-3 витамины эчәм, чәчемә маскалар ясарга тырышам. Мезотерапия дигән процедураны ясатасым килә.
  5. Үземнең яраткан эшемне мин инде балачактан сайладым. Кечкенә вакытта ук телеканалда тапшыру алып бара идем, соңыннан радиода, аннары тагы телевидениега күчтем. Язмыш мине үзе йөртә дип әйтәсем килә.
  6. Мин хыялланырга яратмыйм, ә планнар корам, вакытымны дөрес итеп бүлергә тырышам.
  7. Бернинди диетада да утырмыйм, коктейльләр дә ябыктыра торган чәйләр дә эчмим.

Менә шундый җаваплар.

 

Автор: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса