Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар татар эстрадасында бер кем кулланмаган алым белән КЛИП төшергәннәр

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар татар эстрадасында беренчеләрдән булып клип-ситком төшергән. "Синнән башка" дип аталучы өр-яңа җырның көй һәм сүзләр авторы - Венера Мәхмүтова, аранжировканы композитор Марат Мухин ясаган.

Билгеле булганча, әлеге клипта җырчылар бер гаилә тормышын чагылдырырга теләгән, ләкин гади гаилә түгел, ә үзләре кебек ижади гаиләне.  

"Моңарчы татар эстрадасында мондый үзенчәлекле клип төшергәннәре юк иде - без беренче булдык. Бер кадр белән генә төшерелә торган кызыклы эш башкарып чыктык. Һәрберебезнең бу тормышта ирләребез, хатыннарыбыз эш буенча командировка яки гастрольгә киткәч ялгыз калганы бардыр. Тормыш юлында һәрбер гаилә моңа юлыгырга мөмкин. Килешәсездер, бу вакытта бик күп кызыклы мизгелләр «кадр артында» кала. Бу клипта без шушы «кадр артында» калган мизгелләрне сурәтләргә булдык, - дип уртаклашты  Гөлназ Шәрипҗанова.

- Аларның аралары ерак булса да, сюжет буенча, гамәлләре охшаш. Үзенчәлекле төшерү стиле һәм режиссер планының жентекләп төзелүе аркасында, без геройларның ара ераклыклыгын бары тик бер стена калынлыгы гына итеп калдырдык", - дип аңлатты ул. 

Фото:скриншот видео

https://matbugat.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса