Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гөлназ Асаева: «Гомеремне ямьләндерүче ‒ Фәдис әтием»

Билгеле булганча, Гөлназ Асаеваның ике әтисе бар. Аның әти-әнисе кыз кечкенә вакытта ук аерылышкан. Гөлназ әтисенә ияреп эшкә йөргән, шунда ул опера сәнгатенә гашыйк була да инде, ул вакытта әтисе опера театрында эшли торган була.

Әнисе башка кешегә кияүгә чыккач та, башта Гөлназга кыен була, ләкин тора бара «әти» дип дәшә башлый, кабул итә. Бу яңа «әти» кызның күңеленә үтеп керә, ул аның ышанычлы кеше икәнен белгәндер инде.

Шушы көннәрдә әтисе Фәдиснең туган көне булды, Гөлназ аны котлап инстаграмында пост урнаштырды. «Чыннан да мин бик бәхетле... Чөнки минем янәшәмдә минем ике канатым,әтиләрем! Ә инде гомеремне тагын да ямьләндерүче кеше ‒ ул Фәдис әтием. Артык сүзләр сөйлисем килми, чөнки әти яратмый. Иң мөһиме тазалыгың нык булсын, безгә бу иң мөһиме, чөнки син булганда мин, әни, Кәрим бәхетлебез. Син безгә бик кирәк, әти. Синең өметләреңне акларга олы көчемне салырмын. Мин сине яратам, пап», дип яза Гөлназ.

 

Автор: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса