Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Фәрит Таишевка бер Ландыш кына җитмиме әллә

Артистларның урак өсте. Алар гастрольләрдә йөриләр, төрле тапшыруларда катнашалар. Шуңа күрә кайбер эшләргә өлгерми дә калалар..

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова шуңа бәйле рәвештә «ике ландыш хочу, җир җимерттереп эшләр идем бөтен эшләремне, өлгерер идем барсына да», дип язып фотосын урнаштырган. Бу ике Ландыш нәрсә эшләр иде дисәгез, аның берсе гастрольдә, икенчесе өйдә, җыештырып, балалар карап, ашарга әзерләп һ.б. эшләр эшләп йөрер иде икән.

Шуңа җавап итеп язылучылары Ландышны бик мактаганнар, «Син болай да барсына да җитешәсең, үзеңне дә карыйсың, балаларың сәламәт, шат күңеллеләр. Гаиләне саклаучы да сез. Күп әйбер хатын-кыздан тора бит», дигән комментарий бар.

Алып баручы Ләйлә Дәүләтова «Лучше өчне. Берсе гел Фәрит янында гына йөрсен», дигән. Ландыш аңа җавап итеп «анысы артык», дип язган.

Ландыш, син чыннан да ике кеше башкарырлык эшләр җимертәсең кебек тоела безгә, ничек җитешә икән ул дигән уйлар күп хатын-кызны борчыйдыр, дип яза Сәхнә.

Автор: Г.Шарапова

Фото: landyshnigmatjanova

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса