Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Фәрит Мөхәммәтшин Зифа Кадыйрованың Язучылар берлегенә кертелмәү сәбәбен белешәчәк

Фәрит Мөхәммәтшин популяр китаплар авторы Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган “Синсез килгән язлар” спектаклен карады.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин язучы Зифа Кадыйрованың ни өчен Язучылар берлегенә алынмавы турында белешергә җыена. Бу хакта ул Зифа Кадыйрова әсәре буенча Әлмәт театры куйган спектакльне карагач “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Казанда Камал театры сәхнәсендә Әлмәт театры гастрольләре бара. Кичә Фәрит Мөхәммәтшин популяр китаплар авторы Зифа Кадыйрова әсәре буенча режиссер Лилия Әхмәтова куйган “Синсез килгән язлар” спектаклен карады. Инсценировка авторы – Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев.

Фәрит Мөхәммәтшин “Татар-информ” хәбәрчесенә спектакльне ошатуын әйтте. “Бүген Зифа Кадыйрованың Язучылар берлегенә алынмаганлыгын ишеттем. Ни өчен икән – белешермен әле”, диде ул. Зифа Кадыйрованың Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе аша Берлек әгъзасы итеп алынырга тәкъдим ителгәнлеге хакында “Татар-информ” хәбәрчесенә бүлекчә рәисе Факил Сафин әйткән иде.

“Иҗаты безнең утырышларда каралды, документлар әзерләнде. Тәкъдимнамәләрне хөрмәтле язучылар язды. Берсенең Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриев булуы хәтеремдә. Шактый вакыт үтте. Документлар Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелеге кабинетларында ята”, - дигән иде ул.

Татарстан Язучылар берлегенең Берлеккә кабул итү коллегиясе җитәкчесе Тәлгать Галиуллин ул документларны күрмәгәнлеген, Зифа Кадыйрованың иҗаты белән таныш түгеллеген әйткән иде. "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов документларның берлектә булуын, әмма әле каралмаганын әйтте.

"Зифа Кадыйрова Чаллыда яши. Анда безнең Факил Сафин дигән иптәшебез, Чаллы бүлекчәсе хуҗасы бар. Зифа Кадыйрованың папкасы анда каралган, безгә кергән, вакытын, тикшерүне көтеп ята. Андый папкалар, мин яшермичә әйтәм, бездә шактый. Вакыты җиткәч, әгәр лаеклы дип табыла икән, һичшиксез керер", - диде Данил Салихов.

Язучылар берлеге рәисе Зифа Кадыйрова әсәрләренең күп сатылганын таныды, әмма аны берлеккә кертү өчен үзенең сүзе берни түгеллеген әйтте.

"Әгәр аның китабын безнең кабул итү комиссиясе карап, тикшереп, чынлап та лаек дип таба икән, мин каршы түгел. Әмма мин кабул итү комиссиясе әгъзасы түгел һәм мин аларга күрсәтмә дә бирмәячәкмен. “Моны алыгыз, моны алмагыз” дип әйтәм икән, мин язучылар алдында үземнең бөтен абруемны югалтачакмын", - диде ул.

  • Зифа Кадыйрова биш китап авторы, шуның өчесе рус теленә тәрҗемә ителгән. Китапларының гомуми тиражы 100 меңнән артык. Өч әсәре буенча спектакль куелган.

 

Фото: Рамиль Гали/архив

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X