Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Фәрит белән Ландыш яратышып яшиләр. Балалар да шулар үрнәгендә үсә”

Инстаграмда иң көтеп алына торган видеоларның берсе Ландыш Нигъмәтҗанованың балалары катнашындагы видеолар. Бигрәк тә кызы – Ләйләне ярата халык. Хәзер балалар катнашындагы видеоларда әти кеше – Фәрит Таишевны да күрергә мөмкин.

Инстаграмчылар әлеге күренешне дә бик нык үз итте. Видео астына берсеннән-берсе җылы сүзләр калдыралар. Менә кемнәр үрнәгендә бала тәрбияләргә кирәк икән!

– Фәрит белән Ландыш яратышып яшиләр. Балалар да шулар үрнәгендә үсә.

– Чип-чиста татарча сөйләшәсез. Сокланып туеп булмый.

 

– Мондый татар җанлы әти-әниләребез булганда татар телебез бетмәячәк әле. Телгә мәхәббәт, кешеләр белән аралашырга өйрәтү, дөрес тәрбия, туганлык хисләрен тәрбияләү гаиләдән башлана.

– Балаларыгыз сезнең картлыгыгызда игътибарлы, ярдәмчел булачаклар. Чөнки тәрбияне шулай бирәсез.

http://sabantuytatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса