Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Фәридә Исмәгыйлева авылда да театр тамашачысы булуын искә төшерде

Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев театрларның авыллардан кайтып та кермәвен әйтте.

Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева авылларда күбрәк чыгыш ясарга кирәк дип саный. Бу фикерен ул бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган түгәрәк өстәл барышында әйтте. 

"Республикада 43 район, аларда авыллар бар. Авыллар бетте дигән сүз түгел, анда да тамашачылар бар. Театр елында гастрольләр картасы төзепме, республикага театр сәнгатен таратыйк әле", - дип тәкъдим итте Фәридә Исмәгыйлева. 

Әлеге фикерне дәвам итеп, Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев театрларның авыллардан кайтып та кермәвен искәртте. Шулай да графиклар төзеп, бөтен театрлар да авылда ешрак булса иде, дип теләде ул.

  • Түгәрәк өстәл Театр елына багышланды. Анда Татарстанда эшли торган татар театрлары директорлары фикер алышты.

 

Фото: Султан Исхаков

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса