Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Фирдүс Тямаев һәм Элвин Грей катнашындагы фильмны әлмәтлеләр дә күрә алачак

Татарстанда «Татарстан киносы атналыгы» фильмнарының иҗат төркемнәре үз әсәрләрен Балык Бистәсе районында, Буада һәм Әлмәттә тәкъдим итәчәкләр. Моннан тыш, алар тамашачылар белән аралашачаклар.

Татарстанда «Татарстан киносы атналыгы» фильмнарының иҗат төркемнәре үз әсәрләрен Әлмәттә, Буада һәм Балык бистәсендә тәкъдим итәчәкләр һәм тамашачылар белән аралашачак. Бу хакта «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

Иҗат төркемнәре Балык Бистәсенә «Инсаф» фильмы, Буага «Остазбикә» картинасы белән барачак. Әлмәттә 30 августта  Әлмәт шәһәре пляжында «Әпипә» музыкаль кинокомедиясе күрсәтеләчәк, дип билгеләп үтте спикер.

Фильмда татар эстрадасы артистлары Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Ләйсән Закирова, Гөлшат Имамиева, Алсу Сөнгатуллина, Фәридә Әхмәтшина катнаша.

Фото: kazan-mfmk.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X