Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Филүс Каһиров: “Белый барс”лар белән артка чигенәбездер

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров белән эстрада хәле, яңа татар җырына куелган таләпләр, җырга бизнесның тәэсире турында әңгәмә.

Яңа татар җыры нинди булырга тиеш? Соңгы елларда сәнгатьтә бу – иң борчыган мәсьәләләрнең берсе. Бу хакта “Калеб” яңа буын җыенының “Безнең җыр” иҗат лабораториясендә дә сөйләштеләр. Татарстанның атказанган артисты Филүс КАҺИРОВ та әлеге проектта катнаша. Без аның белән эстрада хәле, яңа татар җырына куелган таләпләр, җырга бизнесның тәэсире турында әңгәмә кордык.

– Хәйдәр Бигичев туксанынчы еллар башында ук эстрададагы хәлләргә бәя биреп, күп тә үтмәс, халыкның зәвыгы бозылыр, безнең концертларга йөрүче калмас дип, борчылуын белдергән булган. Синеңчә ул хаклы булганмы?

– Бу сүзләрдә хаклык бар. Халык җырлары, классик әсәрләрдән торган концертларга тамашачы агылып йөрми. Алай дисәң, утыз яшемә оештырган концертка зал шыгрым булды. Башта мин дә, килерләрме, әзерме икән безнең тамашачы Опера театрында классик концерт карарга дип, борчылган идем. Чөнки татар кешесе Опера театрына да бераз курку белән карый. Театрда да хезмәткәрләр, җыя алырсыңмы, халык килерме икән дип, шик өстенә шик уяткан иде. Мин тамашачы эзләп, оешмалар бусагасын таптамадым. Эстрада концерты белән Башкортстанга гастрольгә киткән идем. Билетлар сатуга чыгып, ике атна узгач, кассага шалтыратып белештем. Ярты залга сатылды, дигәннәр иде. Эчкә җылы керде. Концертка 10 көн калгач, кассада билетлар калмаган иде инде. Шуннан күңелдә, халык тыңламый дигән ясалма шикне үзебез тудырабыздыр, дигән уй ныгыды. Сүз дә юк, заман белән яңгыраш та үзгәрә. Интернет аша яшьләр дөньякүләм танылган музыканы тыңлый, шуны сеңдерә. Мәсәлән, күптән түгел, “Безнең җыр” иҗат лабораториясе булды. Андагы җырларны тыңлаганнан соң, яшь композиторлар чит ил музыкасына нигезләнебрәк эшлиләр дигән хис калды. Бер карасаң, бу – заманнан калышмаска тырышу. Ләкин музыкада татар аһәңе, татар бормаларын сакларга, файдаланырга кирәк. Заманча татар җыры ниндирәк була? Электән булдымы икән шундый җырлар дип, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров репертуарын искә төшердем. Баксаң, замана яңгырашына туры килгән һәм татар пентатоникасын керткән җырлар шактый икән. Әйтик, Илһам абыйның “Чулпан йолдыз” җыры. Монда замана яңгырашы да бар, татар җырының асыл сыйфатлары да сакланган. “Безнең җыр” – бик вакытлы гамәлгә ашкан уникаль проект. Ләкин ул шул ук “Үзгәреш җиле”нә кайтып калмасын иде. Монда туган яңа җырларның көйләре европаныкы булмасын. Юкса сүзләрен алып торсаң, кайсыларын татар җыры дип әйтеп тә булмый. Бу, әлбәттә, тәнкыйть түгел, күптән көтеп алган проектка бер теләк кенә. Чөнки ул, барыбер дә җыр сәнгатенең сыйфатын яхшыртыр дигән ныклы ышаныч тудырды.

Без эстрадада һаман да үзгәртеп кору чорында. Күпме вакыт узса да, кая таба барырга икәнен ачыклап бетерә алмыйбыз. Берсе бер якка тарта, икенчесе икенче якка алып китә. Эстрада үзенә юнәлеш таба алмый.

– Чыннан да, эстрада җырчыларының күбесе, композиторлар да, нинди татар җырларын тыңлыйсыз, дип сорагач, без чит ил музыкасын тыңлыйбыз диләр. Моның сәбәбе нәрсәдә? Бездә яшьләрне кызыксындыра алырлык җыр һаман да юкмы?

– Бүгенге заман музыкасын тыңламыйлармы икән, элеккеләрен дә санга сукмыйлармы? Монда аерма зур. Әгәр элеккеләрен тыңламасалар, бик начар. Чөнки сәнгать юлыннан киткән һәрбер кеше үз халкының музыкаль мирасын яхшы белергә һәм шушы мираска нигезләнеп яңасын тудырырга тиеш дип саныйм. Бүгенге җырларга килсәк, алардан, чыннан да, әллә ни сабак алып булмый.

– Эстрадада тагын бер төрле алым барлыкка килде. Яшьләр урысчалы-татарчалы җырлый башлады. Мәсәлән, Лейна “Малай на белом барсе” җыры белән популярлашып китте.

– Кемдер, “Малай…”ны тыңладыңмы, дип беренче тапкыр сораганда, ишеткәнем дә юк иде. Сорауны еш бирә башлагач, нишләп соң бөтен халык кызыксына дип, интернеттан эзләп таптым, тыңладым. Клибы да бар икән инде. Сорамаган булсалар, эзләмәгән, карамаган да булыр идем. Бу клип күбрәк мәгълүмати пиар аша танылды бугай. Менә без дә синең белән әлеге җырны популярлаштыру файдасына сөйләшеп утырабыз. Русча сүзләр кыстыруга килгәндә, ул элек тә булган. Мисал өчен халык җыры: “эх душа мой, душа мой, билдә каеш бушамый”… Ләкин хәзерге заманда кушылма җырлар эстраданы алга сөйри дип әйтмәс идем. Без “белый барс”лар белән артка чигенәбездер.

– Театрда бер төркем яшьләр, яңа юнәлеш кирәк, дип күтәрелеп чыкты. Эстрадага да кирәкме ниндидер үзгәреш?

– Мисалга опера театрын алыйк. Бар элеккеге классик жанрдагы постановкалар, яңача куелганнары да шактый. Әле күптән түгел генә классик куелышта “Евгений Онегин”ны карадым. Җанга рәхәт булды. Музыкасы, рухы әсәр язылган заманга туры килеп тора. Шуннан “Личия ди Ламмермур” спектакленә бардым. Монысы заманча куелышта иде. Көчкә түзеп утырдым. Күңел классик әсәргә мотоцикллар белән бәреп керүне кабул итә алмады. Һич кенә дә элеккеге эздән барыйк, дип әйтәсем килми. Әмма заманчалашабыз дип театрның кыйммәтен дә юкка чыгармасыннар иде. Яңалык эзләү – әле ул нигезне юкка чыгару, тарихны сызып ату дигән сүз түгел. Яңалыкның да нигезе булырга тиеш. Ул юктан барлыкка килә алмый. Яңалык артыннан куып, тупыйкка барып чыкмасыннар иде. Эстрада сәнгатендә дә нәкъ шулай. Күпме артист яңалык эзлим дип китте. Кемнеңдер уңышлы гына бара, кемдер тупыйкка барып чыга. Ниндидер яңалык эзлим дип, адашырлык булмасын.

– Тамашачыны арттырам дип репертуарны җиңеләйтү кирәкме?

– Җиңеләеп кенә тамашачыны күбәйтеп булмый инде ул. Сине баштан ничек кабул иткәннәр, шул мөнәсәбәт кала. Соңгы елларда музыка уен кораллары ансамбле белән җырларны төрле стильләрдә эшләп карыйбыз. Бу тамашачыга ярыйм дип түгел, үзебез өчен кызык булганга эшләнә. Җырчы шул җырны башкарганда рәхәтлек кичерә һәм ихлас хисләрен җиткерә ала икән, аны тамашачы, һичшиксез, сизәчәк. Халык җырлары, классик әсәрләрдән һич кенә дә баш тартырга җыенганым юк. Тамашачы ретро җырларны да бик яхшы кабул итә. Яңа җырны сайлаганда, миңа сүзләр әһәмиятле. Сүз белән көйнең тәңгәллегенә игътибар итәм.

– Бер җыр тамашачыга килеп ирешкәнче күпмегә төшә?

– Әйдә, исәпләп карыйк. Башта җырны композитордан сатып аласың. Уртача 8–10 мең сум дип алыйк. Монда 15 меңгә, 30 мең сумга сатучылар да бар. Без уртача хакны алдык. Аннан ул җырга аранжировка эшләтергә кирәк. Ул да иң киме 15–20 меңгә төшә. Шуннан бу музыкага тавышыңны яздырасың. Ул 4-5 мең сум тирәсе тора. Хәзер инде җырны халыкка җиткерергә кирәк. Җырыңны танытасың килә икән, сине радиодан әйләндерергә тиешләр. Анда исә безне бушка җырлатмыйлар. Аннан шушы җырга клип төшерә башлыйсың, ким дигәндә, 50 мең сум акча кереп китә. Яхшы клип төшерәсең килсә, 100 мең сумнан артып китә. Шуннан клипны телевидениегә бирәсең, шулай ук түләү белән. Бер җырның бәясе иң киме 100 мең сум чыга. Яхшы җырның бәясе 200 меңнән башлана.

– Бер караганда, танылган җырчыларның радио-телевидениегә җырларын акча түләп бирүе дә сәер. Киресенчә, сезгә гонорар түләргә тиешләр сыман тоела…

– Илһам Шакировлар заманында, җырлары радио-телевидениедә яңгырый икән, аларга чыннан да гонорар түләнгән. Хәзер замана икенче, һәр нәрсә акча белән бәяләнә. Бу шулай ук сәнгатькә зур зыян сала дип саныйм. Акчасы булмаган талант җырын таныта алмый булып чыга. Кемнең акчасы бар, талантлымы ул, юкмы – җыры радио-телевидениедә туктаусыз әйләнә.

– Әлфия Авзалова истәлегенә Салават белән чәчәкләр салдыгыз. Моны кабул итүчеләр дә, каршы чыгучылар да булды. Шуннан чыгып, шәхесләрне кадерләү турында фикереңне ишетәсе килә.

– Салават абыйга хөрмәтем зур. Ул элек-электән үз концертларында олпат җырчыларыбызны катнаштыра килде. Артист өчен бу – бик сөенечле мизгелләр. Шагыйрьне үтерәсең килсә, кулыннан каләмен тартып ал, дип әйтәләр бит әле. Җырчы белән дә шулай. Сәхнәдән читләшкәч, ул күңел төшенкелегенә бирелә. Кирәклегеңне тоюдан да бәхетлерәк мизгел юк. Бу җәһәттән Салават Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова, Рафаэль Ильясовларга шундый мизгелләр бүләк итте. Илһам абый, Әлфия апалар арабыздан китте, Салават абый аларны онытмый. Рухларына багышлап Коръән ашы үткәрә, бу сезонда көн дә Әлфия апага чәчкәләр китерде. Моны тәнкыйть итүчеләр дә булмады түгел. Миңа калса, Салават аша чәчкәләрнең Әлфия апага барып ирешүе – бигрәк дә мәгънәлерәк гамәл бит инде. Шәхсән үзем шулай кабул иттем. Шәхесне кадерләү менә шушындый мизгелләрдән тора. Һәркемдә булсын иде әле шундый җаваплылык.

– Шәхес димәктән, җырчының иҗаты беренче урындамы, шәхси тормышымы? Үзең турында гайбәт, авыр сүзләрне ничек үткәрәсең?

– Халыкка икесе дә бер дәрәҗәдә кызыклы. Интернет тормышыбызга ул кадәр үк үтеп кермәгән заманнарда да, җырчының шәхси тормышын сөйләү бар иде. Әгәр берара сәхнәдән югалсаң, кая югалды икән, дип сөйләшәләр. Һаман да күренми торасың икән, синең турында сөйләшү дә бетә. Авыр сүзләргә килгәндә, күңел халәтенә карап, төрлечә кабул ителә. Була шундыйлар, сине чыгырыңнан чыгарып үзенә шуннан энергия ала. Андыйлар өчен иң авыры – битарафлык. Начар сүзләргә битараф булырга тырышам. Ә кайбер артистлар, киресенчә, начар комментарийларга сөенә генә. Рәхәтләнеп җавап языша, сөзешеп алырга ярата. Мин андый кеше түгел. Яхшы сүзләрне ишетү рәхәтрәк.

– Мәсәлән, Салават кебек беренче номерлы җырчы, дисәләрме?

– Әлбәттә! (көлә)

– Балаларың татарча сөйләшәме? Үзеңнән чыгып, татар телен популярлаштыру алымнарын әйтмәссеңме?

– Эльмира – шәһәр баласы, очрашып йөргәндә күбесенчә урысча сөйләшә иде. Ул минем урысчамны чарларга, мин аны татарча өйрәтергә дип сүз куештык. Вакыт күп булды, тугыз ел очрашып йөрдек, нәтиҗәдә, Эльмира яхшы гына татарча сөйләшергә өйрәнде, мин урысчаны шомарттым. Өйләнештек, улыбыз Айдар туды. Улыбыз яшь тә сигез айга тиклем, урысча белсә, бер-ике сүз белгәндер, гел татарча гына сөйләште. Урысча сорау бирсәң, аптырап кала иде. Аннан Имәнлек урамындагы татар балалар бакчасына йөри башлады. Тәрбиячеләр балалар белән татарча аралаша, ә алар үзара урысча сөйләшә. Балалар бакчасы, интернет, телевидение тәэсирендә Айдарыбыз хәзер татарча аңлый, ләкин урысча җавап бирә торган балага әйләнде. Шуннан Рөстәм туды. Ул әле урысча аңламый. Аның белән татарча сөйләшкәч, ул татарча гына аңлагач, олысы да яңадан туган телендә сөйләшә башлады. Хәзер Рөстәмне дә шул ук балалар бакчасына йөртәбез. Әгәр бакчада татарча мохит булмаса, бу бала да урысча сөйләшә башлаячак. Димәк, гаиләдә генә татар телен саклап калып булмый. Милли үзаң оеткысын салып була, телне исә бары тик милли мәгариф, мохит коткара… Алай да, тырышырга, булдыра алганча үзең дә шушы юнәлештә эшләргә кирәк дип уйлыйм. Мәсәлән, алып баручы Фәнил Вакказов җырчылардан футбол командасы җыеп, халыкка спорт аша да тәэсир итү чарасын уйлап тапты. Без Арча, Саба районнарына барып, андагы командаларга каршы футбол уйнадык. Башка районнарны да йөреп чыгарга исәп бар. Чөнки халык яратып карый. Кичен концерт куябыз. Комментатор уенны татарча алып бара, концерт татарча, бу да – туган телне саклау файдасына бер эш инде.

Фото:Инстаграм

https://vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса