Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Филүс Каһиров АКШка һәм Канадага зур гастрольләр оештырды

Филүс Каһиров "Үзгәреш җиле" белән Карнеги-холлга җыенган музыкаль продюсер Рәүфәл Мөхәммәтҗановка Нью-Йоркка юл күрсәтте.

Филүс Каһиров татар җырчылары арасыннан беренче булып АКШка һәм Канадага зур гастрольләр оештырды. Җырчы гастрольләре турындагы мәгълүматны социаль челтәрләргә урнаштырып бара.

Филүс Каһировның иҗат төркеме Канаданың Торонто, АКШның Вашингтон, Нью-Йорк, Питсбург һәм Майами шәһәрләрендә концертлар куйды. Концертта музыкантлар Гөлнара Ярмиева, Рөстәм Рәхмәтуллин, “Мирас” ансамбле биючеләре катнаша. Тамашачылар социаль челтәрләрдә концертлардан алган тәэсирләре белән уртаклашалар.

Филүс Каһиров бу концертлары белән “Үзгәреш җиле” проекты кысаларында Нью-Йоркка җыенган татар артистларына юл күрсәтте. Билгеле булганча, музыкаль продюсер Рәүфәл Мөхәммәтҗановның “Үзгәреш җиле” татар җыры проектын 2019 елда Америкага алып барачагы турында хәбәр ителгән иде. Бу проект нигезендә татар җырының Карнеги-холлда яңгыраячагы планлаштырыла.

Моңарчы татар җырчыларыннан яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың Вашингтонда бер концерт куйганлыгы билгеле. 
 

 

Фото: Эльмира Каһирова

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X