Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Фестиваль, исәнме!

Өчесендә көн кояшлы иде. Шагыйрә Саҗидә Сөләймәнова белән танышлар, аның белән белешкәннәр 3 октябрьнең кояшлы буласын көткәннәрдер дә әле. Шагыйрә дөньяга аваз салган бу көн ел саен кояшлы булган икән бит. Моны улы Әнвәр Маликов Яшьләр үзәгендә студентлар иҗатының Саҗидә Сөләймәнова исемендәге "Тормыш, исәнме!" VI республика фестивален ачу тантанасында да...

Фестиваль ике елга бер тапкыр үткәрелә. Әлмәт дәүләт нефть институты проректоры, педагогия фәннәре кандидаты, доцент Алексей Иванов сүзләренчә, 1996 елда институт студентлары арасында шаяртып әйткәндә "физиклар белән лириклар арасындагы мәңгелек бәхәскә чик кую", ә чынлыкта милли мәдәнияткә, Ватан язмышына җаваплылык тәрбияләү максатында башланган чара төбәк чикләрен узып республикага чыкты. Катнашучылар саны да елдан-ел арта. Узган фестивальдә 15 тән артык уку йорты катнашкан булган. Быел да ул сан буенча да, географиясе белән дә бай булырга ошаган. Фестивальдә студентлар гына түгел, "Татнефть" компанияләр төркеменә кергән предприятиеләр яшьләре дә катнашачак икән. Индустриаль шәһәрдә техник уку йортының шундый бәһалы чарага башлангыч бирүе мактауга лаек! Татарстанның халык артисты Мингол Галиев та фәһемле-җырлы чыгышында фәнни-техник алгарыш заманында рухи кыйммәтләрнең читтә калуына борчылуын ассызыклап: "Зур җинаятьләрне гыйлемгә бай, ләкин рухы сай кешеләр кыла", - диде.

"Татнефть" ААҖ, "Рухият" рухи-яңарыш фонды, Татарстан Язучылар берлеге, берлекнең Әлмәт бүлеге студентларның әлеге сәнгать форумына хәерхаһлы һәм даими ярдәм итеп тора. Фестивальне ачу тантанасына муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Ркаил Зәйдулла, "Белая ворона" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Наилә Ахунова, "Татар гаиләсе" фонды, Россия ислам университеты вәкилләре һәм башкаларның катнашуы чараның әһәмиятенә ишарә. Ислам университеты шәкертләренең Әлмәткә килүе очраклы түгел. Быел оештыручылар Татарстанда мәдәни-мирас елы икәнлекне искә алып, фестивальнең конкурс программасына "Мөнәҗәтләр һәм бәетләр" бәйгесен дә керткән. Узган еллардагы рәсем сәнгате, фотоэшләр, нәфис сүз, халык җырлары, инструменталь-музыка, әдәби, С.Сөләймәнова иҗатына багышланган фәнни-тикшеренү, журналист эшләре бәйгеләре дә планлаштырылган. Фестиваль кысаларында мастер-класслар, түгәрәк өстәл утырышлары оештырылачак һәм студентлар иҗаты тупланган альманах нәшер ителәчәк. Беренче конкурс 14 ноябрьгә билгеләнгән. Студентлар иҗатының Саҗидә Сөләймәнова исемендәге "Тормыш, исәнме!" VI республика фестивале 27 февральдә Гала-концерт белән тәмамланачак.

Фестивальне ачу тантанасында ассызыкланганча, "аңа пафос һәм формальлек хас түгел". Әдипнең олылыгы да сәбәптер моңа. Юкка гына Айдар Хәлим аның турында "ул кысыр данлауларга мохтаҗ түгел, чөнки милләтенең нечкәләрдән нечкә җанлы кызы - аның иң нәзек кыллы мандолинасы, табигатьтән бирелгән олугъ акыл һәм сиземләүгә ия" димәгән. Шулай ук юкка гына Әлмәттә урам, китапханә, әдәби премия һәм фестиваль аның исемен йөртми. Хатыйп Миннегулов әйткәнчә, "Саҗидә күңел салган шәһәрнең дә киләчәге бар, димәк".

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250