Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Энгель Фәттахов Актанышта Әлфия Авзаловага һәйкәл куярга җыена

"Мәшһүр җырчы һәрвакыт безнең арада һәм күңелләребездә яши", - ди Актаныш муниципаль район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Татарстанның халык артисты Әлфия Авзаловага туган ягында һәйкәл куярга планлаштыра. Бу хакта Казан ратушасында узган "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим итү кичәсендә Актаныш муниципаль район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова әйтте.

"Мәшһүр җырчы һәрвакыт безнең арада һәм күңелләребездә яши. Әлфия Авзалованың исеме йөрәкләргә мәңге уелып калсын өчен, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җырчының истәлегенә һәйкәл урнаштырырга тели", - диде ул.

Рәйхан Галимҗанова районда Әлфия Авзалованың исемен мәңгеләштерү уңаеннан шактый эшләр башкарылуын әйтте. "Актаныш районы беренчеләрдән булып Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-бәйгене тормышка ашырды, ул уңышлы гына дәвам итә. Район мәдәният йорты җырчының исемен йөртә. Актаныш районы Мәдәният паркында Әлфия Авзалованың бюсты урнаштырылган", - диде ул.

Чара барышында Рәйхан Галимҗанова җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзаловага якташлары исеменнән Актаныш чәкчәге дә тапшырды. "Әлфия Авзалова безнең өчен зур хөрмәткә лаеклы шәхес, татар дөньясының моң патшабикәсе ул. Без аның җырларын тыңлап үскән буын. Ул Актанышны чиксез яратты һәм хөрмәт итте. Туган ягында үзенә көч, дәрт һәм иҗат итү өчен илһам ала иде", - диде ул.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса