Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Элвин Грей Татарстан кинорежиссеры белән фильм төшерергә җыена

Хәзерге вакытта Илшат Рәхимбай командасы булачак фильмның концепциясен әзерли.

Элвин Грей кинорежиссер Илшат Рәхимбай белән берлектә фильм төшерергә җыена. Бу хакта бүген " Мир" кинотеатрында журналистлар белән очрашу вакытында Илшат Рәхимбай әйтте.

Элвин Грей Татарстанда "Әпипә" музыкаль фильмында төште. Фильмның продюсеры - Миләүшә Айтуганова.

Элвин Грейга фильм төшерү процессы ошаган һәм ул алга таба да Илшат Рәхимбай белән хезмәттәшлек итәргә карар иткән.

Хәзерге вакытта Илшат Рәхимбай командасы булачак фильмның концепциясен әзерли. Анда Элвин Грей төп рольне башкарачак. Аның командасы продюсерлык итәчәк.

 

Фото: архив

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса