Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Elvin Grey шәхси тормышы хакында сөйләде

Бу егет турында көнгә бер хәбәр кую безнең традициягә әверелеп барамы, әллә инде Elvin Greyның тормышы шулкадәр кызыклы һәм көн саен ниндидер көтелмәгән яңалыклар булып торгангамы?..

Яңалык дигәннән, Elvin Greyны яратучы кызлар колагына, ProUfu.ru корреспонтенты белән әңгәмәсе вакытында җырчы хәзерге вакытта йөрәгенең буш булуын әйтте. Радикның үзенә һәм иҗатына табынучы меңләгән кызлар арасыннан бердән-бере әлегә табылмый, никтер.

Концертларында төрле бүләкләр бирү, аның сурәтен төшереп тырнак буяту дисеңме, милли ашлар пешереп каршы алу дисеңме, болар белән генә егетнең йөрәген яулап булмый, күрәсең.

Уфа шәһәрендә узган зур концерты вакытында җанатарлар букетны Радикның үзенә бирә алмагач, өстенә үк атканнар. Очып килгән чәчәк бәйләмен күреп, Радик әйтәсе сүзләрен дә онытты хәтта. Әлеге видеоны ул үзенең Инстаграм челтәренә «Прилетело» язуы белән урнаштырган.

Автор: А.Галимова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса