Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Элвин Грей медаль белән бүләкләнде

Шушы көннәрдә Элвин Грей үзенең туган ягы Башкортстанга юл тотты. Биредә ул үзе укыган мәктәптә кунак булып кайтты һәм зур мактаулы исемгә лаек булды.

Уфа шәһәренең филармония залында Радикка Бөтендөнья Башкорт корылтаеның иң зур бүләге – «Ал да нур сәс халҡыңа!» («Неси людям солнца свет!») медале тапшырылды.

Җырчыга мәртәбәле бүләкне корылтай башлыгы Данир Гайнуллин тапшырды. «Бүгенге көндә Радик үзенең тырышлыгы белән, таланты белән бөтен Россиягә билгеле җырчы. Аның концертларына меңләгән яшь егетләр һәм кызлар килә. Ул башкорт телендә җырлый, татар телендә җырлый. Шул рәвешле яшьләрдә үз туган телләренә сөю тәрбияли», – диде Данир Гайнуллин.

Радик та, үз чиратында иҗатын югары бәяләгәннәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Белүебезчә, узган елны Радик Юльякшин «Башкортстанның атказанган артисты» исеменә лаек булды. Хәзер исә, артистның туган ягына кайтуының төп сәбәбе – 8 декабрьдә «Уфа-Арена» сараенда узачак зур сольный концерты.

Мәгълүмат өчен: Бөтендөнья Башкорт корылтае тарафыннан «Ал да нур сәс халҡыңа!» медале 2010 елдан алып бирелә. Әлеге дәрәҗәле бүләккә күренекле сәнгать эшлеклеләре, әдәбият өлкәсендәге белгечләр, башкорт халкын, аның милли гореф-гадәтләрен, телен саклауга зур өлеш керткән шәхесләр лаек була. Медальнең исеме күренекле башкорт шагыйре Ш.Бабич шигыре юлларыннан алынган.

 

Автор: Алсу Габдуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса