Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Elvin Grey фаст-фуд рестораны, кием һәм хушбуй кибетләре ача

Популяр артист Радик Юльякшин 8 декабрь көнне туган ягы Башкортстанга кайтып концерт куйды. Уфаның иң зур мәйданчыгында узган концертны 8000 артык тамашачы караган.

Концерт алдыннан җырчы үзе укыган мәктәптә кунак булып кайтты һәм Уфа шәһәренең филармония залында Бөтендөнья Башкорт корылтаеның иң зур бүләге – «Ал да нур сәс халҡыңа!» («Неси людям солнца свет!») медале белән бүләкләнде.

Грандиоз тамаша алдыннан артист proufu.ru порталы хәбәрчесенә үзенең алдагы планнары хакында сөйләде. «Elvin Grey» лейблының үз фаст-фуд туклану челтәрләре булдырылачагын әйтте. Кайсы тиз туклану рестораннарының кайсы шәһәрләрдә булачагы әлегә билгесез.

Шулай ук Радикның брендлы кием коллекциясе, үз хушбуй кибете һәм аксессуарлар кибетчекләре булачак. «Аксессуарлар күбрәк хатын-кызлар өчен тәкъдим ителәчәк, ярымкыйммәтле һәм кыйммәтле ташлар белән», – дип уртаклашты Радик. Әлбәттә, җырчының шәхси логотибы кергән аксессуарлар булачак.

Радик Юльякшин үзенең башкаларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын әйтте. Теләүчеләргә музыка дәресләре бирергә дә каршы түгел ул.

 

Автор: А.Габдуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X