Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Дүрт бала атасы Иван Ургант гаилә хәле белән канәгатьме

Иван Ургант үзенең инстаграмында кечкенә кызының фотосын куйды һәм «Балага «Один день из жизни Ивана Денисовича» әсәрен кычкырып укыганда сез аны кофе һәм тәмәкедән бүлдерәсез», дип язып куйган. Фотода 3 яшьлек баланың карашы бик җитди, әти-әнисе аңа романнар укыйдыр дип нәтиҗә ясарга була.

Һәрхәлдә Иван Ургант үзен яхшы ир һәм әти буларак күрсәтә. 2015 елда ул үзенең сыйныфташы Наталья Кикнадзе белән рәсми төстә язылышты. Иван аны идеал хатын дип атый. Ургант үзен бик бәхетле дип саный.

Аларның дүрт балалары бар, икесе Натальяның беренче иреннән, ике кызлары уртак балалары. 2008 елда туган кызларына алар Иванның әбисе хөрмәтенә Нина дип, ә кечкенәсенә әнисе хөрмәтенә Валерия дип исем кушканнар.

 

Автор: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X