Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Дилә Нигъмәтуллина ялганларга мәҗбүр булган

Озак вакыт чит җирләрдә, гастрольләрдә йөргән Дилә Нигъмәтуллина өенә кайтуына бик сөенә. Бу хакта җырчы үзенең инстаграм челтәрендәге аккаунтында хәбәр итә.

Шулай да монда кайтуның бер тискәре ягы да бар - шәһәр подъездларындагы тәмәке исе! Шушы тәмәке исенә чыдый алмый икән Дилә. Гомер буе шушы мәсьәлә борчыган җырчыны. Россиядә «ярамыйга карамый» принцибы белән яшәүче халыкка да нык ачуы килә икән. 2013 елда гражданнарның сәламәтлеген табак төтененнән һәм аның тискәре йогынтысыннан саклау турындагы закон кабул ителгәнче җырчы бу афәттән котылуның бердәнбер чарасын ялганлауда күргән. Ул үзенең сулыш юлларында көчле аллергия дип сөйләргә мәҗбүр була.

Бу ялган юлына басу бары тик кайбер җавапсыз кешеләрне туктату өчен махсус эшләнгән, билгеле. Ә инде рәсми документ кабул ителгәч, Дилә закон нигезендә әлеге тәртип бозучыларга каршы көрәш башлаган. Начар гадәтеннән бөтенләй баш тартучылар да, каршы килүчеләр дә табылган.

«Үз йортлы булу теләгенең иң беренче сәбәбе - «сасы подъезд»лардан котылу», - ди җырчы.

 

Автор: А.Галимова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм @dilyanig

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X