Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Дилә Нигъмәтуллина: «Мин бүтән дәшми булдыра алмыйм»

Кичә җырчы инстаграм тасмасында җан өздергеч пост урнаштыра. Дилә табибларның компетентсызлыгына юлыккан.

Постта ул 2 яшьлек баланың тарихы хакында сөйли. Сабыйны озак вакыт дәвамында төгәл диагноз куя алмыйча, башка авырулардан дәвалап җәфалыйлар. Нәтиҗәдә, баланың иммунитеты зәгыйфьләнә, әни кешенең йокысыз төннәр арасында тәмам хәле юкка чыга.

Икенче очрак безнең республиканың район хастаханәсендә була. Хатын-кызга кан сыеткыч дарулар эчертеп, үтерә язганнар. Соңыннан гына җиһазлар төзек булмау сәбәпле, хатын-кызның анализ нәтиҗәләре дөрес түгел икәне ачыклана.

Дилә табибларны турыдан-туры гаепләми: «Бу очракта мин кемне гаепләргә төгәл белмим... Әмма мондый хаталар кеше гомерен өздерергә мөмкин», – дип язган ул.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм

http://sahne.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса