Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Дилә Нигъмәтуллина: «Күрәсең, ир белән хатын дип уйлыйлардыр»

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина үзенең абыйсы Булат Нигъмәтуллин турында социаль челтәрләрендә җылы язмалар чыгарып тора. Шушы арада ул тагы бер тормыштагы вакыйгалары белән бүлеште.

Дилә әйтүенчә, аларны абыйсы белән күп очракта гостиницада бер номерга урнаштыралар икән. Чөнки фамилияләре бер, күрәсең ир белән хатын дип уйлыйлардыр. Аларны бер караватта йоклаган очраклары да еш була икән. «Кечкенә чакта мин бик ярата идем абый янына кереп ятырга. Көн саен бер ритуал кебек иде ул: 5 минутка ятып тору. Әни орыша иде, үзеңнең караватыңа ят, диеп, чөнки йокламыйча сөйләшеп ята идек», дип искә төшерә Дилә.

«Күптән түгел бер олы гына хатын көлдертте әле: «Ирләр килә дә китә. Абый ‒ абый инде ул. Кан бер бит», ‒ дип. Юк, бу миңа кагыла дип әйтмим. Просто кызык. Хотяяяя... Что-то в этом есть», дип яза җырчы.

Автор: Г.Шәрәпова

Фото: Инстаграм

http://sahne.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса