Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Дилә Нигъмәтуллина җан ярасы хакында

Узган көнне Дилә Нигъмәтуллиннар әниләрен туган көне белән котлап узды. Кызганыч, әнисе арабыздан китеп барган. 30 ноябрь көнне Булат һәм Диләнең әниләренә 66 яшь туласы булган.

«Туган көнен үткәрергә яратмаса да, баребер Йошкар-Оладан апалар шалтыратып, авылга кайтып җиткән булалар иде... Әни үзенең «коронный» гөбәдиясен пешереп, янына әле тагын калган камырдан берәр балан, алма пирогы да ясап куер иде. Гел күп итеп куя иде камырны... Тиз генә өстәлне җыеп утырыша идек... Шундый күңелле утыра идек... Җырлашып, анекдотлар сөйләп, көлеп эчләр ката иде... Хәзер бу хәтирә генә. Бик җылы хәтирә. Әни юк... Ә традиция калды. Быел да туганнар белән очрашабыз, Алла бирса. Туган көнең белән, әнием. Догаларыбыз кабул булсын», – дип язган Дилә.

Автор: Г. Валиева

Фото: Инстаграм

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса