Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әдәби премия лауреатлары билгеле

26 октябрьдә Әлмәт җирендә күркәм традиция буенча көзге шигърият бәйрәме, иҗат әһелләрен мәртәбәләү чарасы - VI Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр тапшыру тантанасы булып узды.

Республикабыз шәһәрләрендә һәм күрше төбәкләрдә яшәп иҗат итүче бер төркем язучылар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре нефтьчеләр башкаласына җыелды. Быелгы тантана шагыйрәнең тууына 85 ел тулуга багышланды. Шәһәребезнең Саҗидә Сөләйманова исемен йөртүче урамы, биредә урнашкан һәйкәл, аның исемендәге китапханә һәр ел саен октябрь аенда зур кунаклар кабул итә. Туган көне уңаеннан шагыйрәне искә алырга, аның турындагы хатирәләре белән уртаклашырга, кайнар табадан төшкән шигырьләрен укып ишеттерергә бирегә каләм ияләре җыела. Шигърият бәйрәме шул рәвешле башланып китә. Бу көнне С.Сөләйманова һәйкәленә салынган чәчәкләр мәшһүр шагыйрь-язучыларның, татар халкының, милләт- тәшләребезнең аңа булган хөрмәтен җиткерү, аның истәлеген күңелләрдә кадерле ядкарь итеп саклауны тагын бер тапкыр дәлилли.

Кичен әдәби-музыкаль кичә белән дәвам иткән бәйрәм чын мәгънәсендә Саҗидә Сөләйманова иҗатының бөеклеген, аның кабатланмас булуын күрсәтә. "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары, "Рухият" рухи яңа- рыш фонды советы рәисе Р.Мөхәммәдиев билгеләгәнчә, шагыйрәнең исемен мәңгеләштерү максатыннан булдырылган премия тапшыру тантанасы халкыбыз өчен бик кирәк. Күңел байлыгын баету, рухи хәзинәләребезне саклау, каләм ияләренең хезмәтен бәяләү чарасының нәкъ менә Саҗидә Сөләйманова исеме белән үрелеп баруын бик лаеклы дип ассызыклады ул үз чыгышында һәм премияне барлыкка китерү тарихын искә алды.
Шагыйрәнең үзенчәлекле иҗаты беркайчан да җуелмаячак. Аның 3 дистәдән артык шигыренә язылган җырлар исә гомер-гомергә күңелләрне җилкетеп, рухи көч өстәп, якты хатирәләр дөньясына чакырып торачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе М.Салихов әйткәнчә, "Урсал тау" җыры белән генә дә ул күпләрне яулады. Әлеге җырны күпмедер дәрәҗәдә Әлмәтебезнең гимны дип тә әйтеп була.
Язучыларга канат куючы, илһам чишмәләренең суын саектырмаучы, яңа-дан-яңа әсәрләр иҗат итүгә этәрүче әлеге мәртәбәле премия булу белән татар халкы бәхетле. "Саҗидә Сөләйманова поэзиясе кояшлы ул. Үзе якты, үзе нурлы, күңелләргә җылылык өләшә", - диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары В.Нуриев. Ул хаклы. Кояш кебек гомерлек ул С.Сөләйманова иҗаты. Бәйрәм барышында сәхнә түреннән яңгыраган һәр сүз, фикер шагыйрәнең бөеклегенә күрсәтте һәм премия алучыларны киләчәктә дә аның үрнәгендә иҗат итәргә чакырды.
Быел Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә "Мөнирстан" китабы өчен Нур Әхмәдиев, "Авыл кызы" китабы өчен Ләйсән Кәшфи, "Гәззәбану" китабы өчен Гөлчәчәк Галиева лаек булдылар.
Кызыксындыру премияләре татар прозаиклары хикәяләрен төрек теленә тәрҗемә иткән җыентыгы өчен Фатыйх Кутлуга, "Гасырдан гасырга" татар поэзиясе антологиясе өчен татар шагыйрьләренең шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткәне өчен Н.Иш-мөхәммәтовка, "Болытта җиләк үсә" китабы өчен А.Муллагалиевага бирелде.
Әдәбият өлкәсендә үзләрен күрсәтә алган 10 студент Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия белән билгеләнде. Алар арасында Әлмәттән Айдар Вафин да бар. Айдар - Әлмәт дәүләт нефть институтының 4 курс студенты, С.Сөләйманова исемендәге "Тормыш, исәнме!" студентлар иҗатының IV республика фестивале әдәби бәйгесе җиңүчесе - шигырьләр циклы өчен стипендиат булып танылды.
Быелгы тантана башка елларга караганда үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Чөнки шагыйрәнең тормыш иптәше, каләмдәше, фронтовик шагыйрь, Әлмәтнең мактаулы гражданины Әдип ага Маликовның тууына агымдагы елда 90 ел тулды. Вакыйф Нуриев әйткәнчә, Әдип ага кояшны каршылаучы шагыйрь дип билгеләнә. Ике бөек шәхеснең иҗаты исә бар дөньяны сафландыручы, кеше йөрәгендәге ярату хисенең барлык төсмерләрен, иң нечкә кичерешләрен ача алучы зур көчкә тиң һәм ул мәңгелек.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250