Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Данир Сабировка: «Сөйләмә, әйдә җырла!»

Данир Сабировның күпкырлы талант иясе икәнен беләбез: үзе җырлый, үзе бии, үзе мәзәген дә сөйли. Аның концертлары, русча әйтсәк «три в одном».

Шулай Данирның бер концертыннан соң артистка мактау сүзләре язган бер тамашачы. Комментарийда тамашадан алган кичерешләренә һәм тирә-яктагы халыкның үз-үзен тотышына басым ясяла. Бигрәк тә халыкның «бозылуы» борчый бу ир-атны: «Халык явызланды хәзер, концерт барышында ниләр генә кычкырмыйлар. Бер тозсызы бөтенләй «Сөйләмә, әйдә җырла», ди. Шул ханымның сүзләре әле дә колактан чыкмый. Җыр кирәк булса әнә Төхвәтуллинга барсын!», – дип канәгатьсезлеген белдерә комментарий авторы.

Нишләсәң дә ярап булмый икән бу халыкка! Җырдагыча сорау гына бирәсе кала: «Җырлап тора, биеп тора, көлеп тора, уйнап тора – тагын кай җирләре ошамый Данирның?!»

 

Автор: А.Галимова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм @danir_sabirov87

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса