Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Данир Сабиров: “Үземә бер чыгышым да кызык түгел” [+ИНТЕРВЬЮ]

Бүгенге кунагыбыз – сәхнәне басып алган исәпсез-чутсыз җырчы, биюче яшьләребез арасында аеруча якты балкучы, искиткеч сәләтле пародия һәм нәфис сүз остасы, җырчы, биюче, тамада, гомумән, сирәк талант иясе – Данир Сабиров. Концертлары барганлыктан, гастрольдән кайтып кермәгән Данирны көчкә эләктереп, кафеда бер сәгать утырган арада аңардан шактый кызык мәгълүматлар “сыгып кала” алдык.

– Данир, бертөрлегә, бер калыплыга әйләнгән җыр-бию сәнгатенә үзенчәлекле шаукым булып килеп кереп, сәхнәләрне балкытып җибәрдең, кайлардан килеп чыктың син?

 

– Мин – Азнакайдан. Әни шул районның Сәпәй авылыннан. Әти – Үзбәкстаннан. Алар Коми республикасының Ухта шәһәрендә танышканнар. Әнием Әлмәттә аш-су остасына укыганда Ухтага практикага барган булган, ә әти шунда хезмәт иткән. Әти үзен Рөстәм дип таныштырган һәм әни аның чын исеме Исламбай булуын туйда гына белгән.

 

– Кечкенәдән көрәшүеңне белеп, бик аптырадым – карап торышка зур гәүдәле дә түгел үзең…

 

– Әйе, мин бала чакта көрәш белән бик каты шөгыльләндем. Моннан нәкъ ун ел элек Азнакайда “Татарстан яшьләре” призына үткәрелгән турнирда үз авырлыгымдагы (55 кило) көрәшчеләр арасында чемпион булдым әле. Заманында көрәш буенча иң зур ярыш чутлана иде ул (үсмерләр арасында “Т.Я.” призына турнир хәзер дә иң абруйлысы санала – Н.С.) Бала, үсмер чакта көрәш һәм бию буенча урдым гына инде! Музыка мәктәбендә бию һәм баян түгәрәкләренә йөрдем. Биюем ничектер – анысы тамашачы хөкемендә, ә баянчы чыкмады миннән. Минем өчен чын баянчы – нотадан карамыйча гына, көйне ишетүгә, шалт уйнап та китә белгән кеше. Ә мин алай булдыра алмыйм, уйныйм, әмма элек истә калганнарны гына. Баян түгәрәген дә “өч”кә генә тәмамладым. Шунда укыганда бер нәрсәгә төшендем: баланы үзе теләмәгән, сәләте булмаган түгәрәккә көчләп-мәҗбүриләп йөртергә кирәкми икән. Ә мине мәҗбүриләп йөрттеләр. Әти белән әни аерылып, әти китеп баргач (алар хәзер аерым яшиләр, әмма җылы мөнәсәбәттә калдылар, аралашып торалар), әнигә мине түләүле ике түгәрәккә йөртү авырга килә башлады. “Әни, әйдә, бию белән көрәшкә генә йөрим инде”, – дип әйтеп карадым (көрәш бушлай иде). Юк! Ул: “Улым, биюеңә йөрмисең, ә баянга йөрисең, баян – һөнәр ул, кирәк булачак!” – диде. Бик танылган биюче, беренче укытучым Илдар Хәсәнович, олы бабай иде инде, әкрен генә җәяүләп безнең өйгә, әни янына килеп: “Малаегызның сәләте бар, биюгә йөрсен”, – дип, музыка мәктәбе директоры белән сөйләшеп, мине бию түгәрәгенә бушлай йөртә башлады. Хәзер мәрхүм инде ул бабай, урыны җәннәттә булсын.

 

– Данир, ишетүемчә, оста биюче булырга теләп, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография бүлегенә укырга кереп, ни рәвешледер вокал бүлеген тәмамлаган кеше бит син, әйеме?

 

– Әйе, булды андый хәл. Класс җитәкчем, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәйрүзә Насыйбулловнаның да тырышлыгы белән (ул минем музыка укытучысы да иде, чиреккә “өчле” чыкканын белсә, этеп-төртеп, бар төзәт дип җибәрә иде), мәктәпне “дүрт”кә“биш”кә тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография бүлегенә укырга кердем. Кердем дип, түләүле бүлеккә эләктем инде, бюджетка керүләрнең ничек авыр икәнен үзегез беләсез, аннан биюдән бик көчле дә түгел идем. Әти-әни белән бик күп төрле гаилә конкурсларында катнашып, мин анда биеп, кайда гына җиңмәдек, югыйсә. Район өчен оста биюче булганмын инде, моны университетка кергәч кенә аңладым, чөнки анда хореография училищеларын тәмамлап килгән көчле биюче егетләр, кызлар күп иде. Алар бөтен техникасын белеп, тиешенчә биесәләр, мин, нигездә, артистлык белән алдыра идем. Шулай күзгә-башка чалынып үскәч, Азнакай районының ул чактагы хакимият башлыгы Әнәс Исхаков: “Районыбыз данын яклап йөргән малайга ярдәм итәргә кирәк”, – дип, мине вузда түләп укытырга булды. Быел 70 еллык юбилеена барып, котлап кайттым әле үзен, шул хатирәне дә искә төшердем. Ләкин район хисабына ярты ел гына укып кала алдым: хакимият башлыгы алышынды һәм “кислород ябылды” – яңа башлык миңа ярдәм итәргә кирәк дип тапмады. Укуым өчен әти белән әни түли башлады. Заманына күрә шактый кыйммәт иде ул, азаккы елны әллә кырык мең иде инде… Ләкин, әйткәнегезчә, мин хореография бүлеген тәмамламадым. Анда уку авыррак булды, укытучы кушкан биремнәрне дөрес итеп башкара алмый азапландым. Мин биюгә лампаслы трико кия идем һәм укытучы: “Менә хәзер бу лампаслы генерал аркасында номерны яңадан эшлибез”, – дип, бөтен төркемне кабат эшләтә, курсташларым миңа ачуланып бетәләр иде. Биредә уку да урысча булгач, мин татарча укучы вокал бүлеге студентларына гел кызыгып йөрдем. Вокал бүлеген Салават Зәкиевич җитәкли, аның аудиториясе яныннан үткәндә татарча сөйләшүләрне ишетү күңелгә рәхәт иде. Хореографиядә бер ел укыгач, барыбер вокал бүлегенә күчәргә карар кылдым. “Тавышың әлләкем түгел инде, – диде шул бүлектә укытучы Римма ханым Ибраһимова, – шулай да, төп-соңгы сүзне Салават әйтә”. Җыр буенча, чыннан да, тавыш әллә нәрсә юк бит инде, нинди генә җыр конкурсында катнашсам да, жюрида утыручылар миңа урын бирми, ә бу мескен килгән бит инде, катнашкан, буш китмәсен дигәндәй, “тамашачыларга ошаган өчен” призы тапшыралар, әмма һәрвакыт: “Бу иң мөһим приз”, – дип әйтәләр иде. Чыннан да, профессионал жюри бәясе бер хәл, иң мөһиме – тамашачыга ошау бит. Халык көчле алкышлый иде, сөйкемле сөягем булгандыр инде. Бу конкурсларда катнашу тәҗрибә туплау өчен ярап куйды, Аллага шөкер, бүгенге көндә дә халык чыгышларымны җылы кабул итә.

 

Минем кебек “вокал”га күчәргә теләүче тагын ике егет тә бар, алар бүтән бүлекләрдән иде. Кайсы бүлектән икәнлеген белергә теләп, Салават абый: “Син кайдан кердең?” – дип сорый. Теге егетләр үзләре укыган бүлекне атыйлар. Ә мин: “Күрмәдегезмени, абый, ишектән кердем бит!” – дидем. “Бу малайда акыл юк, юмор бар – алабыз!” – диде ул. Вокал бүлеген 2008дә тәмамладым. Укыганда ук гастрольләрнең ни икәнен белдем, шактый җырчыларның концертларын алып бардым: Вил Усманов, Гүзәл Әхмәтова, Лилия Муллагалиева, Асылъяр, Инсаф, “Кыек шәүлә” төркеме…

 

– Данир, сине юмор, нәфис сүз остасы, пародияче дип белә идем, син бик күп җырлыйсың да икән…

 

– Вокал бүлегендә укыганда җырлый башладым. Хәзер 30га якын җыр җырлыйм. Кечкенәдән Салават абый җырларын тыңлап үстем, әле дә күңелсез булса, аның иске репертуарын тыңларга яратам. Әле Казанда декабрь башында булачак концертлар алдыннан Салават абыйга чылтыраттым. “Киләсездер бит, ике урын калдырдым”, – мин әйтәм. Ул ел саен 1 декабрьдә килә иде. “Әйе, улым, киләм, тик ике урын түгел, алтыны калдыр – балалар да килә”, – диде (Данир бу сүзләрне нәкъ Салават булып сөйләп күрсәтте).

 

– Данир, синең Салаватка, Айдар Галимовка, Нәфкать Нигъмәтуллинга, Рәшит Сабировка, Зөлфия белән Җәвид Шакировларга, Бәширә Насыйровага куйган пародияләреңне күргән бар, тагын кемнәргә “әвереләсең”?

 

– Күп алар: Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Айдар Фәйзерахманов, Фирзәр Мортазин, Булат Нигъмәтуллин, “Мунча ташы”ннан Искәндәр Мотыйгулла… Әле кичә генә өйдә Габделфәт булып җүләрләнеп йөргәнемне күрсәтимме?

 

Ул телефоныннан нәкъ Габделфәт Сафин тавышы чыгарып, аның кебек хәрәкәтләнеп җырлаганын күрсәтте: “Соңгы кыңгырау чыңлама, йөрәк бар тыялмаган, үз укучысын яратып, яратып туялмаган…” Данир йортының икенче катында җырлый, ә баскычта баянчысы уйнап тора. Мин аны фонограммага җырлый дип уйладым: моның кадәр охшатып җырлап булмый кебек, “суйган да каплаган” Габделфәт!

 

– Синең пародияләреңә артистлар үпкәләмиме соң?

 

– Моның үзләренә яхшыга гына икәнне аңлаганнары үпкәләми. Халык мактанганны яратмый, үзеңне ничек начаррак күрсәтәсең, тамашачыга шул яхшы, шул кирәк. Ә артистларның кайберләре пародия куйсаң, мине матур итеп күрсәт диләр. Рәшит Сабиров белән Вил Усманов шулай канәгатьсезлек белдергәннәр иде. Бүтәннәр үпкәләми. Мин сәхнәдән теләсә-ничек көлгән артист – ул Салаваттыр. Моны ул хуплый гына. Бәширә апа да һичбервакыт үпкәләми.

 

– “Башваткыч” тапшыруына пародия күрсәткәч, Җәвид Шакиров кырын карамадымы?

 

– Юк, әле аны Зөлфия Шакированың юбилеенда сөйләргә дә чакырдылар.

 

– Салават кебек, Искәндәр Мотыйгулла кебек көләргә ничек өйрәндең, озак маташтыңмы?

 

– Барысына да әкренләп өйрәнәм. Пародия – бик авыр жанр. Охшату бер, кызык булырга тиеш бит әле ул, кешене көлдерергә тиеш. Өйдә репетиция ясыйм, дусларыма, хатыныма сөйләп күрсәтәм.

 

– Пародия тавышка нык бәрә дисең син бер интервьюда, ничек була ул?

 

– Кеше тавышы белән сөйләү-җырлау тавышны “утырта”, тавышка көч килә.

 

– Син әле жонглер кебек микрофонны да бик оста әйләндерәсең, озак өйрәндеңме?

 

– Юк, мин аны махсус өйрәнеп утырмадым, кайвакыт сәхнәдә шулай үзеннән-үзе килеп чыга ул, кәефкә карап.

 

– Данир, хәзер тамаша бик күп, телевизордан көне-төне шоу, җыр, уен-көлке – карап кына бетер. Тамашачыны шаккатыруы авырдыр? Интернетка синең бер туйны алып бару күренеше куелган. Шунда синең “Евровидение” номерын – артистларга пародияңне туйдагы яшьләр исләре китмичә, бу безгә кызык түгел дигән кыяфәттә карап утыралар кебек тоелды…

 

– Әйе, кешене шаккатыруы бик авыр. Җырлап кына да таң калдырып булмый. Нәрсә генә эшләсәң дә, кызык булырга тиеш – иң кыены шул. Хәзер генә түгел, ул элек тә шулай булган инде. Туйда кунакларны җәлеп итүе кыен. Аеруча номерлар күрсәткәндә, чөнки туйда кем ашый, кем эчә дигәндәй, егетләр бүген кайсысын алып кайтып китим икән дип, кызларга карап утыра… Ә концертта бөтен игътибар сәхнәдә генә, бер максат – концерт карау. Хәзер туйларга да бик йөрмим, юбилейлар алып баруны да бетердем. Алайса шундый гадәт китте: “Ой, минем юбилей иде, энем, алып барсаң иде”, – дип, кем иренми, шул чакыра. Бик күп артистларның юбилейларын алып бардым инде яки чыгыш ясадым. Аннан кайбер җырчылар үз концертларына чакыралар. Кеше концертына җайлы гына кушылып китүе авыр. Әйтик, Ләйлә Дәүләтова концертын ул язган сценарий буенча алып бардык. Хатын залда утырды. Һәм концерт беткәч: “Башта тамашачылар о-о, бу малай булгач, күңелле булачак инде, күңелле булачак, диештеләр, ә ахырда залдан что-то Данир да әллә нәрсә эшли алмады дип сөйләнеп чыгып киттеләр”, – диде.

 

Иң яхшысы – сине күрергә дип килгән тамашачыга үз концертыңны күрсәтү. Аңа бит бик ныклап әзерләнәсең, беренче ун концерт үткәнче мин борчылып, нервыланып бетәм. Аннан җайланып китә.

 

– Данир, синең бер шигырь сөйләгәнеңне ишеткән идем, өч көн гомерең калса, бабай, нишләр идең дигән сорауга ул җавап бирә – эчтәлеге шундыйрак. Бик мәгънәле, матур шигырь. Тамашачы җитди, фәлсәфи чыгышларны ничек кабул итә?

 

– Яраталар. Мин концертка һәр елны йә бер фәлсәфи шигырь, йә җыр кертәм. Сез әйткән шигырьне, ул “Нишләр идең” дип атала бугай, Чаллыда яшәүче эшмәкәр, бик күп шигырьләр, җыр текстлары авторы Нәкыйп Галимов язган. Аның бик матур берничә җырын Салават та җырлый. Икенче концертымда сәхнә теле укытучым Илсөяр Шиһапованың олылар гаебе белән балаларның һәлак булуы турында язган шигырен сөйләдем. Илсөяр апа искиткеч тирән мәгънәле шигырьләр, сәхнә текстлары яза. Мин аның белән гел киңәшәм, әсәрләрен концертларымда даими файдаланам. Репертуарны тулыландыру өчен әни дә эзләнә, аның сеңлесе Миләүшә апа ярдәм итә – ул сәхнә әсәрләре яза. Чаллыда яшәүче Рәзинә Сәетгәрәева иҗатыннан да файдаландым быел.

 

– Сәхнәдән сөйләргә юмористик әсәрләр бармы, табылып торамы?

 

– Махсус язылган әсәрләр бар инде ул, әмма алар халыкка кызык түгел дип уйлыйм, бәлки аларны мин сөйли белмимдер. Тормыштан алынган, чын кызыклы вакыйга кирәк – халыкка шул кызык.

 

– Данир, хатының да сәнгать кешесеме? Ничек, кайда эләктерде ул шундый талантлы, чибәр егетне?

 

– Без Казандагы “Азу” дип аталган хәләл ресторанда таныштык. Мин анда туй алып бардым, Миләүшә кунак иде. Хәзер ул – безнең төркемнең директоры, минем уң кулым, сул кулым, башым-аягым дигәндәй, гомумән, аннан башка безнең эш бармый. Мәктәпне – медальгә, Энергетика университетын кызыл дипломга тәмамлаган, һөнәре буенча социолог Миләүшә, Аллага шөкер, бөтен бухгалтерия, оештыру эшләребезне алып бара. Ул икенче бала белән декретта утырганда аңардан башка гына концерт куеп йөреп карадым, керем кимеде, чыгым артты – эшнең рәте китте. Мин үзем акча санап йөрүне яратмыйм, артистның урыны – сәхнә, эше концерт кую дип саныйм. Миләүшә мине илһамландырып торучы да ул, менә болай кызыграк, монысы әйбәт дип, мине хуплый, төзәтә, үсендерә.

 

Әле безне ашату да аның өстендә, үзе әзерләп ашата хәзер. Элек авыр иде, чыгасың концерт куеп, кафе эзлисең, ә ул бөтен җирдә дә юк. Юл буенда нинди кафе очрый, шунда туктыйсың, ашыйсың… Хәзер гастрольләргә кибеттән ризык төяп алып барабыз, ике мультиваркабыз бар, теләсә-кайсы гримеркага кереп, кызлар шунда ашарга пешерәләр. Элек мин болай эшләү бик мәшәкатьле дип уйлый идем, юк икән, Миләүшә дә болай җайлырак ди. Туклану режимы барлыкка килде, һәр иртәдә ботка ашауны гадәткә керттек. Берәр сәбәп чыгып, Миләүшә безнең белән бара алмый калса, бөтен төркем борчуга төшә (көлә).

 

– Ике кыз үстерәсез икән, сез гастрольләрдә йөргәндә аларны кем карый?

 

– Зур кызыбыз Мәрьям – гимнаст. Әле Орел шәһәренә барып, зур ярышта үзе кебек биш яшьлекләр арасында беренче урын алып кайтты (Данир телефоныннан кызының камыр кебек сыгылмалы гәүдәсен әллә нинди рәвешләргә кертүен күрсәтте). Владимирда, Йошкар-Олада шулай ук беренче урын алган иде. Икенче кызыбыз Данияга гыйнварда ике яшь тула. Безнең балалар гыйнварда туды, ә хатыным белән мин февральдә туганбыз. Әнигә – Миләүшәнең әнисенә рәхмәт, без гастрольгә йөргәндә балаларны ул карый.

 

– Шәһәр фатирына караганда аерым йортта яшәүне уңайрак күрдегезме?

 

– Мин ни фатирның, ни аерым йортның нәрсә икәнен белмим, чөнки 18 яшемә кадәр тулай торакта яшәдем. Егерме бүлмәгә бер бәдрәф иде. Ә Миләүшәләр, әллә нинди коттедж булмаса да, гомер буе үз йортлары белән яшәгәннәр. Аннан аларның Павлюхин урамындагы йортларын сүтеп, фатир биргәннәр. Һәм мин башта аларда яшәп тордым. Аннан аерым фатир алабыз дип “долевой” төзелешкә акча керткән идек, әле ул фатир һаман әзер түгел. Ул арада инде, Аллага шөкер, эшләр хутка китеп, ике катлы йорт салып кердек, мунчасы да бар.

 

– Концерт, туйлар, юбилейлар, телевидениедә дә күренәсең, кая карама – син, бөтерчек кебек, бөтен җирдә ду килеп йөрисең. Ничекләр өлгерәсең?

 

– Булдыра алганда эшләп калырга кирәк инде. Туйларны җәйдә генә алып барам. Әле менә берничә оешма Яңа ел бәйрәмен алып барырга чакырды. Кайвакыт, ышанмыйчарак: “Нүжәли бер дә вакытың юк инде?” – дип сораучылар бар. Юк! Әйтик, әле ноябрьдә генә дүртесеннән алып егерме сигезенә кадәр кая гына бармадык! Эт тормышы инде. Кешегә аңлатып бетереп булмый бит. Әле Оренбургка кечкенә кызны да алып барырга туры килде, чөнки әни олы кыз белән Орел шәһәренә гимнастика буенча ярышка киткән иде. Төрле кунакханәләр була, юлда бураны, яңгыры, дигәндәй. Артист эше карап торышка гына җиңел, күңелле кебек, чынлыкта бик авыр ул. Халык җыеламы-юкмы, рекламасын да алып барырга, оештырырга да кирәк. Әйтик, Алексеевск районында халык концертка йөрми, былтыр анда 200 генә кеше килгән, зал тулмаган иде, быел, гомумән, 100 генә кеше килде. Ярый әле анда яшәүче Илнар исемле эшмәкәр егет унбиш меңгә өстәмә билет алып, төркемебездәгеләргә хезмәт хакын капларга җиткерде, югыйсә, үз кесәмнән түләргә тиеш була идем, ә үзем ул көнне керемсез калдым. Концертта халык бармы-юкмы – син төркемдәге һәр кешегә түләргә тиешсең, чөнки алар үз эшләрен эшлиләр. Төркемдә унике кеше. Дүрт биючебез (икесе “Большие танцы” телеконкурсы җиңүчеләре, ә берсе “Минута славы”да да катнашты), ике җырчы кызыбыз бар, аның берсе юмор да сөйли. Аннан бертуган энем Назыйр Сабиров видеооператор, ул шулай ук җырлый да (ике энем бар – Назыйр белән Динарис), аннан тыш тавыш операторы, саксофончы, баянчы бар һәм Миләүшә белән мин.

 

– Данир, син ут чыгарып бии-бии җырлыйсың, тының бетмиме? Әллә фонограммага җырлыйсыңмы?

 

– Юк, мин фонограммага җырлауны дөрес эш дип санамыйм. Аңа кушылып җырлый белергә дә кирәк бит әле, ә мин белмим. Бер ияләнеп киткәч, бии-бии җырлауның авырлыгы юк. Тавыштын да җитә, Аллага шөкер. Ләкин бик сикереп биегәнгәме, арка авырта башлады әле, шуңа бассейнга йөрим.

 

– Арка авырту, бәлки, көрәшеп йөрүләр нәтиҗәседер, хәзер көрәшмәсәң дә, сабантуйларын алып барасың бугай?

 

– Әйе, алып барам. Биш-алты ел элек көрәшеп, тәкә дә алдым әле. Эш болай булды. Әтнә районындагы бер авылда сабан туенда көрәшне алып барам шулай, мәйданда таза гына ике абзый бил алыша, әмма күреп торам: техниканы белеп көрәшмиләр болар. Мин их, болай итәргә кирәк, тегеләй кирәк иде, күтәреп сал инде дип, көрәш караучыларны көлдереп, сөйләп торам. Абзыйлар әйләнеп йөриләр, берсен-берсе сыртка сала алмыйлар. Әллә үзем чыгыйммы соң инде дим. Бераз салганрак абзыйлар, бабайлар: “Әйдә, хәлеңнән килсә чык”, – дия башладылар. Чыктым бит! “Бу абзыйны алып атсам, тәкә минекеме соң, иптәш председатель?” – дим. “Синеке!” – ди бу. Микрофонны куйдым да, кечкенәдән белгән көрәш алымын кулланып, финалга чыккан абзыйны күтәреп тә аттым. Халык “аһ!” итте, чөнки тамашачы минем элек көрәшкәнне белми бит. Тәкәне бирделәр. Хәзер алай кыланмыйм инде. Сабантуйларны алып кына барам.

 

– Син төрле-төрле, бик матур костюмнар киясең, аларны махсус тектерәсеңме?

 

– Тектерәбез. Миләүшә анда матур дигәч, быел менә Төркиягә, Стамбулга барып алдык костюмнарны.

 

– Әйе, Төркия киемнәре сыйфатлы санала иде, анда юллар ябылды бит әле…

 

– Шулай шул, илне гел әллә нишләтеп аттылар. Мин кая да булса ял итәргә барырбыз дип, гыйнварны шундый көткән идем, чөнки инде өч ел була, беркая барып ял иткән юк, бик ардырды…

 

– Данир, хәзер сәхнә теле тәнкыйть утына тотыла, очкыннары сиңа да эләкмиме?

 

– Тәнкыйть һәрвакыт булган һәм булачак. Мин шулай дип уйлыйм: кемнең эше бармый, кемнең эше юк – шул тәнкыйть ясап ята инде. Миңа да “Башваткыч”ың оятсыз дип әйтүчеләр булды. Кемнең уенда нәрсә инде… Мин әдәпсезлеккә төшеп бетмим, сәхнә теленә сак карап, чаманы югалтмаска тырышам.

 

– Син бервакыт телевидениедә: “Үземә бер чыгышым да кызык түгел”, – дидең. Нишләп икән, туйдырып җибәрәме?

 

– Шундый, әллә ниндирәк бер як бар инде минем, үземне-үзем телевизордан да карый алмыйм. Иң мөһиме – халыкка ошый.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса