Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Данир Сабиров мөгез чыгара

Данир Сабиров мөгез чыгарырга ярата инде, үзенең инстаграмына нинди генә фотолар элми ул.

Бүген менә ниндидер төсле-төсле укалы баш киеме киеп төшкән фото урнаштырган. Фото асты да кызыклы: «Урманда хайваннар бик күп. Фотода: татарский хамелеон узбекского происхождения башкирскими корнями. Бик киң күңелле хайван. Ләкин гаиләсенә кагылсалар, тешләп алырга да мөмкин. Самкасы тагы да усалрак. Алар белән дус булырга киңәш итәм Хәерле көннәр барыгызга да!». Татарчалап урысчалатып шулай дип язып куйган ул. «Сез Боб Марлига ошаган», «Нәрсә кисәгез дә килешә үзегезгә», «Әле ярый мөгезе юк», «Үтерәсең син, Данир», дип комментарийлар язучылар очрый. Кайберләре монда да Элвин Грейны кыстыра, аның прическасын шушы шапкага охшаталар. Берсе исә, үзенә дә мондый шапка кирәклеген яза. Кыскасы, бу фото язылучылары арасында төрле хисләр уята, ләкин күбесе позитив кабул итә.

 

 

Чыганак: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса