Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Данир Сабиров кызына күп сөйләмәскә куша

Артистлар тормышы кызыклы вакыйгаларга һәм яңалыкларга бай. Социаль челтәрләрдә алар үзләренең тамашачыларына тормыштагы яңалыкларын даими хәбәр итеп тора.

Шулай Сабировлар гаиләсендә бүген бәйрәм икән – Мәрьям Сабированың туган көне, бүген аңа 9 яшь тулган! Шушы күркәм бәйрәм уңаеннан әтиләре, танылган пародия остасы һәм юморист Данир Сабиров Инстаграм тасмасында беренче кызларын котлап матур теләкләрен җиткергән. Юморист әтидән нәрсә көтәргә була инде – төпле, әмма шул ук вакытта көлкеле котлау сүзләре юллаган әти кеше олы кызына. «Анаң кебек зирәк бул, ләкин күп күрмә. Атаң кебек өлгер бул, ләкин күп сөйләмә», – дип киңәш бирә артист.

Мәрьямне туган көне белән ихластан котлыйбыз! Сәламәтлек, бәхетле киләчәк һәм профессиональ уңышлар телибез!

 

Автор: А.Галимова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм @danir_sabirov87

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X