Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Данир Сабиров кызын кияүгә бирә!

Балаларның тормышы күпвакыт әти-әниләренекеннән дә кызыклырак кебек тоела. Аларның һәр туган көнгә сөенүеннән, тормыш мәшәкатьләренә уен аша каравыннана сокланып үрнәк аласыбыз гына кала.

Шулай Данир Сабировның кечкенә кызы Даниянең инде «кияү-принцы» да бар икән. Егетнең исеме Эльдар, ул Дания белән бергә парлы бию түгәрәгенә йөри, әле җырлый да белә икән. Данир Сабиров үзе әйтмешли, «творческий шәхес». Пародия остасы кечкенә кызының хыялын чынга ашырыр өчен Принцесса Даниягә «кияү-балакай» белән БАЛга барырга матур күлмәк сайларга кибеткә барган икән.

Хатын-кызга күп кирәкмени? Бары тик матур күлмәк һәм яраткан «принц»ның янәшәдә булуы!

 

Автор: А.Габдуллина

http://sahne.ru

Фото: инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X