Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Дамирә Кузаева исемендәге премиягә кемнәр лаек булды? [+ФОТОЛАР]

Татар театр дөньясында кабатланмас Дамирә Кузаевага быелгы майда 70 яшь тулган булыр иде. Шушы көннәрдә аны искә алу кичәсе узды.

Театр сөючеләр арасында легендар актрисаның «Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклендәге Мәдинә ролен әле дә хәтерләүчеләр бар. Ул чагында уңышлы бу спектакль белән бармаган авыллар, шәһәрләр калмый. Осталыкның чиге булмый! Шулай итеп 31 яшендә үк Габдулла Тукай премиясен алган бердәнбер актриса булып тарих битләренә кереп кала ул. 
Әлмәт театрының горурлыгы булган Дамира Кузаеваны искә алу кичәсе быел изге Рамазан аена туры килде. Шуңа күрә дә җылы кичә авыз ачу өстәле артында аның рухына дога кылу белән башланып китте. Татар театрының чишмә башында торган данлы исемне искә алу сәхнәдә дәвам итеп, тамашачыны шул еллардагы театр җиһанына чумдырды. Дамира Кузаеваның һәр роле, дөресрәге образы сәхнәдә чагылыш тапты, аңа багышланган истәлекле хатирәләр белән үрелеп барды. 
– Бу чара Дамира Кузаеваны искә алу гына түгел, ә аның образын сәхнәгә янә алып кайту да булды, - диде соңыннан Галиәсгар Камал театры исеменнән килгән мәртәбәле кунак Фәнис Җиһанша. 
2016 елда Әлмәт драма театры Дамира Кузаева исемендәге премияне булдырган иде. Быел әлеге олпат бүләккә Татарстанның халык артисты Луиза Солтанова һәм Ильшат Агиев лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X