Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Чыңлы тамчы” яшь талантларны кабат үзенә җыйды

“Чыңлы тамчы” бәйгесе булачак йолдызларны кабат бер сәхнәгә җыйды. Бәйгедә катнашырга 400 гә якын кеше җыелган иде.

Бу юлы финал этабы катнашучылары  “хореография” һәм “конферанс”  номинацияләрендә көч сынашты. 

Узган елның ноябрь аенда алар сайлап алу турын узып, бүген исә жюри әгъзалары хөкеменә үзләренең финал номерларын тәкъдим итәләр.

- Бу бәйге балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә зур тәҗрибә булып тора, - дип билгеләп үтте “Фристайл” заманча бию студиясенең  сәнгать җитәкчесе Максим Апраксин.

Милана Андрееваның бәйгеләрдә беренче тапкыр гына  катнашуы түгел. Бүген аның өчен җан атарга әнисе белән әбисе килде.

- Мин оныгым катнашкан бәйгеләргә һәрвакыт киләм. Оныгымның чыгышын карап, аның белән горурланам, - дип уртаклашты Мәдинә Андреева.

Бәйгедә җиңеп чыккан коллективлар Татнефть компаниясе  хәйрия фонды тарафыннан үткәрелә торган "Сандугач сайрар илем" фестиваленә һәм "Созвездие-Йолдызлык” республика конкурсына юллама алачак.

 

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса