Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Бәрмәнчек" керәшен фольклор ансамбле беренче юбилеен билгеләп үтте

Ун еллык эш нәтиҗәсенә йомгак ясаган концертта ансамбльнең беренче көненнән эшләүчеләр бүләкләнде.

Татар дәүләт филармониясендә керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленең ун еллыгына багышланган концерт узды. Бәйрәм кичәсенә килгән кунакларны ишектән керешкә җыр-бию белән каршы алдылар.

 “Бәрмәнчек”нең беренче адымнары студентлар җыюдан башланган. Ансамбльгә дәүләт статусы 2008 елның 11 февралендә бирелә. Аның җитәкчесе итеп, Россия һәм Татарстан композиторлары берлекләре әгъзасы, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров билгеләнә. Хәзер “Бәрмәнчек” ансамблен ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Артур Поляков җитәкли.

Күпъеллык һәм намуслы хезмәте, мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы исеменнән Газинур Заһидуллин, Илмир Касыймов, Алмаз Тукманов һәм башкалар бүләкләнде.

Керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе Иван Егоров исеменнән котлап, берлекнең башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова беренче көннәрдән бирле ансамбльдә эшләүчеләрне бүләкләде. Аларның кайберләре: Геннадий Макаров, Эльмира Кашапова, Эльвира Камалова, Эрдни Чавлинов, Оксана Дмитриева.

"Бәрмәнчек"не Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбльләре котлап, тамашачыларга биюләрен тәкъдим итте.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса