Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Болгар радиосы” ” VI Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек

Катнашучылар 33 номинациядә бүләкләнде, шул исәптән җыр авторлары да “Алтын йолдыз” бүләгенә ия булды.

8 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Катнашучылар 33 номинациядә бүләкләнде, шул исәптән җыр авторлары да “Алтын йолдыз” бүләгенә ия булды.

“Болгар радиосы” халкыбыз фикеренә таянып, җырларның иң яхшыларын гына барлады. Бу чара табадан төшкән җырларны, еллар белән сыналган сәнгать әсәрләре белән янәшә куеп, халкыбызның моң чишмәсен барларга ярдәм итә. Премия тапшыру тантанасында җырны башкаручы, аны иҗат итүче шагыйрьләр һәм композиторларның хезмәте бәяләнә”, - дип белдерде “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов.

Алтынчы тапкыр үткәрелгән милли музыкаль премиясендә түбәндәге җырчылар бүләкләнде:

"Иң үзенчәлекле тавыш" - Ләйсән Гыймаева, "Иң лирик җырчы" - Мурат Гайсин, "Иң тынгысыз җырчы" – Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина, "Иң халыкчан дуэт" - Ризат - Зинира Рамазановлар, “Хатын - кызлар арасында иң моңлы җырчы” - Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова, "Милли моңнарны саклап калуга зур өлеш керткән өчен" Вагапов фонды артистлары Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина, “Иң эзләнүчән җырчы” – Татарстанның атказанган артисты ИлСаф, “Иң өметле җырчы” – Алия Карачурина, “Милли музыка үсешенә зур өлеш керткән өчен” – композитор Ильмир Низамов, “Җор телле җырчы” – Данир Сабиров, “Елның иң гаилә дуэты” - Рафаэль һәм Динә Латыйповлар, “Ир-атлар арасында иң моңлы җырчы” – Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев, “Йөрәккә үтеп кергән җыр” – Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, “Милли музыка үсешенә зур өлеш керткәне өчен” – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, “Иң креатив дуэт” – Винарис Ильегет белән Ләйсән Мәхмүтова, “Иң халыкчан автор-башкаручы” – Татарстанның халык артисты һәм композитор Зөфәр Хәйретдинов, “Тамашачы мәхәббәте” Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, “Иң лирик җырчы” – Илсөя Бәдретдинова, “Иң романтик җырчы” – Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов, “Иң моңлы дуэт” – Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймова, “Иң күпкырлы җырчы” – татарстанның атказанган артисты Илназ Бах, “Ир-ат җырчылар арасында халык мәхәббәте” Ришат Төхватуллин, “Иң зәвыклы җырчы” – Лилиана Ирназарова, “Ел җырчысы” – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, “Хатын – кызлар арасында халык мәхәббәте” – Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, "Татар эстрадасы легендасы" – Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова, “Татар җыр сәнгатен дөньяга таныткан өчен” – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Асадуллин 

 

Фото: Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X