Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Болан Патша” дипломлы булды

Әлмәт татар дәүләт драма театры күптән түгел Пермь өлкәсе Лысьва шәһәрендә Россия кече шәһәрләренең X театр фестивалендә катнашып кайтты.

Әлеге уңайдан узган атнада артистлар Наилә Нәҗипова, Мәдинә Гайнуллина, Раушан Мөхәммәтҗанов, театрның әдәби бүлек буенча баш режиссер ярдәмчесе Әнисә Таһирова журналистлар белән очрашты һәм фестивальнең үзенчәлекләре, яңалыклары турында фикер алышты, артистлар үзләренең тәэсирләре белән уртаклашты.

Быел фестиваль сәхнәсендә Россиянең төрле өлкәләреннән 17 театр коллективы чыгыш ясады - әлеге мәдәни чара тарихында бу сан рекорд санала. Юбилей фестивале булгангадыр күрәсең, быел биредә очраклы театрлар булмаган. Әлмәт театры фестивальдә Македония режиссеры Звездана Ангеловска сәхнәләштергән Карло Гоцциның "Болан Патша" спектаклен тәкъдим итте һәм "Пластик мәгънә өчен" дипломына лаек булды.

- Безнең спектакльне фестивальгә җыелучылар үз итте, режиссерлар, төрле төбәкләрдән җыелган иҗат коллективлары, гади тамашачылар әлмәтлеләр адресына мактау сүзләре җиткерде. Димитрий Хильченконы кече шәһәрләрнең театр фестивалендә яхшы беләләр. Үткән ел "Гашыйк Кәриб" спектаклендәге сәхнә бизәлеше күпләрне таң калдырган иде. Быел да ул югары бәяләнде. Рус театрларына исә эчке бай тормыш хас, - диде Наилә Нәҗипова.

Фестиваль көннәрендә чыгышлардан тыш артистларыбыз мастер-класс сәгатьләрендә дә катнашкан, шулай ук монда "Кинопрограмма Каннского фестиваля" махсус проекты да гамәлгә ашырылган. Илебез киңлекләренә чәчелгән театр артистлары, танылган шәхесләр белән тәҗрибә уртаклашу, аралашу-танышу фестивальнең, мөгаен, иң отышлы, кирәкле ягыдыр, дип саный безнекеләр. Мәсәлән, яшь артист Раушан Лысьвадан тагы да канатланып, рухи яктан баеп, көч-куәт туплап кайткан. Биредә әлмәтлеләр Хәсән Туфан яшәгән урыннарда да булган, аның бертуган абыйсының каберенә чәчәкләр салган.

Лысьва - кече шәһәрләрнең театр фестивален үткәрү хокукына ия булган кала, Әнисә Таһирова ассызыклаганча, кечкенә, гади генә булса да, бөтен Россияне, Миронов, Шукшиналарны, бөек затларны үзенә җыя алу сәләтенә ия. Башка фестивальләрдән аермалы буларак, ул эшли торган булуы, ел дәвамында эш процессының тукталмавы белән шаккатыра. Шуңа да Россия провинция театры иң якты мәдәният учагы, искиткеч артистлар, көчле режиссура, үзенчәлекле драматургия белән билгеләнә. Әлмәтлеләр киләчәктә дә әлеге фестивальдә катнашырга һәм матур куелышлар белән тамашачыларны шаккаттырырга җыена.

Җиңүче-спектакльгә килгәндә, РФнең халык артисты, театр һәм кино актрисасы Лидия Федосеева-Шукшина рәислегендәге Россиянең әйдәп баручы театр тәнкыйтьчеләреннән торган мәртәбәле жюри тарафыннан әлеге исем Лысьва драма театры сәхнәләштергән "Игроки" спектакленә бирелгән. Традиция буенча ул башкалада Милләтләр театры сәхнәсендә куелачак.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250